Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Татарстан почтасы" белән бергәлектә үткәрелгән бәйге җиңүчеләрен котладылар

 - Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Кошкар авылына фельдшер булып эшкә урнашкан идем. Бер елдан соң шушы ук авыл егете Илфатка кияүгә чыктым. Җиде ел матур тормыш иткәннән соң ирем вафат булды. 28 яшемдә ике сабый бала белән тол калгач, районга барып эшләү мөмкинлеге булмады. Шул вакытта хат ташучыбыз лаеклы ялга киткән иде, миңа аның урынын тәкъдим иттеләр. Тормышны алып барырга, балаларны аякка бастырырга кирәк, шуңа күрә әлеге эшкә алынырга ризалаштым. Шулай итеп 16 ел вакыт узып та киткән. Әлегә кадәр балаларны ялгызым тәрбиялим. Эшемне дә бик яратам, чөнки миңа кешеләр белән аралашырга бик ошый. Мин хат ташучыларны кешеләргә шатлык таратучылар дим. Чөнки без кешеләргә пенсия алып киләбез, яздырып алган газета-журналларын да зарыгып көтеп ала алар. Аларның шат йөзләрен күргәч, үзебезгә дә күңелле. Шулардан ямь табып эшлибез. Аннан соң беренче һөнәрем буенча фельдшер булганлыктан, пенсия яки гезата бирергә кергән җирдән уколын да кадап, кан басымнарын да үлчәп чыгам. Кызганыч, газета-журналларга бәяләр артып тора. Безнең төп укучыларыбыз 45 яшьтән өлкәнрәкләр, пенсия яшендәгеләр. Кайберләре бик аз пенсия ала, әмма газетаны кулга тотып укырга өйрәнгән кеше бәяләр артуга карап кына язылмыйча калмый. Сигезәр-тугызар газета алдыручы гаиләләр бар. Арча районы халкы күбесенчә район газетасына, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы” газеталарын яратып укый. Киләчәктә дә безгә дә, сезгә дә эш булып, абунәчеләребез саны артып торсын иде, дип телим, - диде безгә «Кечкенә шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы» номинациясендә җиңү яулаган Гөлшат Габдрахманова. Әлеге танышып-аралашу «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» белән бергәлектә үткәргән бәйге җиңүчеләрен котлау вакытында булды. Бәйгенең төп шарты – район, шәһәр газеталарына язылучылар санын узган чоргыга караганда арттыру. Сүз уңаеннан, 2017 елның беренче яртыеллыгына “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте басмаларының тиражы  257,7 мең данә исәпләнә. Җиңүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Андрей Кузьмин котлады. Әлеге бәйгене җиденче тапкыр уздырабыз. Безнең өчен  дә, халык өчен дә (аеруча авылларда) сездән дә якынрак кеше юк. Нинди генә һава торышы булуга карамастан, хат ташучылар үз эшләрен намус белән башкара. Сез психолог та, укытучы да, кирәк булса фельдшер да әле. Безнең өчен иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – абунәчеләр санын арттыру. Интернет, телевидение заманы, дибез. Әмма халык, традиция буенча, чынлап торып ышаныч яулаган бердәнбер мәгълүмат чыганагын барыбер газеталарда күрә. Бездә төрле категория һәм төрле буын кешеләренә тәкъдим итәрлек матбугат чаралары бар. Газета-журналлар татар, рус, чуваш телләрендә чыга. Нәкъ менә сез безнең сәясәттә үткәргеч ролен үтисез дә инде. Шуңа күрә без дә сезнең йөзгә кызыклык китермәслек итеп эшләргә тырышырбыз. Иң актуаль, кызыклы, эчтәлекле һәм һәр телдәдә камил язылган мәгълүмат җиткерербез. Киләчәктә дә әлеге бәйгедә катнашырсыз дип өметләнеп калабыз, - диде ул. куз “Почта элемтәсенең иң яхшы бүлеге” номинациясендә – Кама Тамагы районының Тенки авылы почта бүлеге, “Журналлар буенча иң яхшы тираж” номинациясендә – Чүпрәле районының Кече Ченлы авылы почта бүлеге, “Иң яхшы авыл хат ташучысы” - Рәмзия Кәлимуллина (Балтач районы, Шеңшеңәр авылы), “Иң яхшы шәһәр хат ташучысы” номинациясендә Юлия Морозова (Яшел Үзән шәһәре) җиңү яулады. Бәйгенең аерым җиңүчеләре - 15 мең, ә почта бүлекләре 30 мең күләмендә акчалата бүләкләнде.  
 Зөһрә Садыйкова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев