Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татмедиа" АҖдә 2015-2030 елларга Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе турында сөйләшәчәкләр

Иртәгә “Татмедиа” АҖдә “2015-2030 елларга Татарстан Республикасында милли мәгарифне  үстерү концепциясе”нә багышланган түгәрәк өстәл утырышы була.

“Мәгариф” журналы үткәргән чарада ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Казанның Киров районында урнашкан “4нче гимназия-интернат” директоры Марат Фаттиев, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең милли белем буенча баш белгече Рәйхана Баһавиева, ТР Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, “Мәгариф” журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева катнаша.

Искәртеп узабыз: әлеге концепция ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның августында расланган иде. Ноябрь азагына кадәр аны тормышка ашыру буенча чаралар планы тәкъдим ителергә тиеш. Концепциянең максаты – глобальләштерү шартларында милли мәдәният һәм телләрне саклап калу һәм үстерү чарасы буларак милли белем бирү чистемасын камилләштерү, дип белдерә оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев