Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татфондбанк карталары хуҗалары "Мир" илкүләм түләү карталары системасыннан файдалана алачак

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.

“Татфондбанк” гаммәви акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе урынбасары Сергей Мещанов билгеләп үткәнчә, быелның 10 ае эчендә банк тарафыннан 100 меңнән артык яңа пластик карталар чыгарылган, мобиль һәм читтән торып идарә итү банк хезмәтеннән файдаланучылар исә 200 меңнән артып киткән, шуларның 50 меңнән артыгы әлеге хезмәттән быел файдалана башлаган.

“Быел без физик затларга кредитлар бирүне актив рәвештә арттырабыз. Бу бигрәк тә залог калдырып кредит алуга кагыла. Андый кредидлар ешрак ипотека яисә машина сатып алганда файдаланыла. Кредит карталарыннан файдаланучыларга килсәк, узып баручы елның 3-4 нче кварталларындагы күрсәткечләр буенча, кредитлар портфеле 2 млрд суман артып китте”, - диде Сергей Мещанов.

Банк идарәсе вәкиле билгеләп үткәнчә, “Мир” картасын Татфондбанкта инде июль аенда ук кабул итә башлаганнар. 30 ноябрьдән исә банк үзе дә әлеге карталарны чыгарырга керешкән.

“Мир” картасы бездә ике төрле чыгарыла. Клиентлар өчен стандарт һәм премиаль “Мир” карталары тәкъдим ителә. Татфондбанкның барлык клиентлары да хәзердән үк әлеге краталардан файдалану хокукына ия”, - дип хәбәр итте Сергей Мещанов.

“Түләү карталарының илкүләм системасы” акционерлык җәмгыятенең идарә җитәкчесе урынбасары Олег Тишаков бәян иткәнчә, Россиядә “Мир” системасына 169 банк кушылган, Татфондбанк исә бу эшне 1 атна эчендә башкарып чыккан. “Безнең тарихта мондый кыска вакыт эчендә системага кушылган банклар юк әле”, - дип бәяләде О.Тишаков Татфондбанк эшчәнлеген.

Аның сүзләренчә, ел азагына Россиянең 80-90 процент сәүдә оешмаларын әлеге системага күчерү планлаштырыла. “Мир” продуктлары, башка халыкара системаларныкы кебек үк. Бу куркынычсыз электрон коммерциягә дә, контактсыз түләүләргә дә кагыла һәм без бик тиз үсәбез. Шул рәвешле, халыкара түләү системаларын куып тотып кына калмыйча, аларны узып та китәбез. Мисал өчен, безнең түләү системасында глобаль лояльлек проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект башка банкларда да бар, әмма күп очракта бу банк һәм әлеге банк хезмәтеннән файдаланыла торган оешма арасында гына гамәлдә. Безнең система исә банклар арасында күчерүләрне дә башкарырга мөмкинлек бирә”, - диде Олег Тишаков.

“Түләү карталарының илкүләм системасы” акционерлык җәмгыятенең идарә җитәкчесе урынбасары хәбәр итүенчә, Татфондбанк чыгарган “Мир” карталарыннан файдаланучылар Россиядәге башка банкларның банкоматларыннан акча “салдыру”, картадан-картага акча күчерү, күпчелек сәүдә үзәкләрендә сатып алган әйберләре яисә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү, шулай ук, “Онлайн Партнер” дистанцион банк хезмәтеннән файдалана ала.

“Мир” түләү системасыннан файдаланучылар аның куркынычсыз булуына инанырга тиеш. Россиянең төрле төбәкләрендә мәгълүматларны эшкәртә торган безнең үзәкләр эшли. Моннан тыш, “Мир” картасы вәкилләренә башка түләү системалары белән берләштерелгән карточка чыгару мөмкинлеге бирелә”, - дип билгеләп үтте Олег Тишаков. “Татфондбанк” гаммәви акционерлык җәмгыятенең сәүдә идарәсе җитәкчесе Марат Муллагалиев хәбәр итүенчә, “Мир” картсасыннан файдаланган өчен ел дәвамында 150 сум тирәсе түләү каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев