Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте клиентларга түләү-касса хезмәтен вакытлыча туктата

2016 елның 14 декабреннән 17сенә кадәр “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте клиентларга түләү-касса хезмәтен вакытлыча туктата. Бу хактагы карар акчалата түли алу сәләтен торгызу буенча чаралар комплексы эшләп гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә кабул ителде, диелә әлеге банкның матбугат хезмәте хәбәрендә. “Хәзерге вакытта банк җитәкчелеге идарә рәисе Роберт Мусин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән консультацияләр үткәрә. Банкның финанс тотрыклылыгын торгызу буенча чаралар планы РФ Үзәк банкына җибәрелгән. Хәлне кыска вакытта тотрыклыландыру өчен Татфондбанк булдыра алганның барысын да эшли”, - диелгән матбугат хезмәте аңлатмасында. Банкта билгеләп үтүләренчә, түли алу сәләтендәге кыенлыклар массакүләм мәгълүмат чараларында банкротлыктан саклау өчен дәүләт үткәрә торган чаралар, ягъни санация булу ихтималы турында язмалар басылу һәм социаль челтәрләрдәге паника фонында кертемнәрне вакытыннан алда ябуга ихтыяҗ арту белән бәйле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев