Татарстан Фәннәр академиясендә "Россия һәм ислам дөньясы" халыкара фәнни-гамәли конференция башланды

Бүген Татастан Фәннәр академиясендә “Россия һәм ислам дөньясы: экстремистик хәрәкәтләрнең глобальләшүенә җаваплар эзләү” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул Казанда 17 һәм 18 ноябрь көннәрендә узачак.

Чараның рәсми ачылышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Россия ислам институты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, якын һәм ерак чит илләрнең фәнни берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп үткәнчә, ислам — һәрдаим үсештә булган дин буларак, бөтен дөньяның дин һәм сәясәт белгечләренең һәрвакыт игътибары үзәгендә. “Дөньяда 1,5 млрд мөселман яши, алар Җир шары халыкларының 23 процентын тәшкил итә. Сәясәт белгечләре юкка гына сәясәт — масса булган җирдә барлыкка килә, димиләрдер. “Салкын” сугыш тәмамланганнан соң, дөньяда дин иреге артты. Бу, беренче чиратта, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрендә “кызыл” идеологиянең бетүе белән бәйле”, - диде мөфти сәламләү чыгышында. Аның фикеренчә, бу күренешләр җәмгятьтә дә чагылыш табып, “үзенчәлекле” булуның бер өлешенә әйләнде.

“Теге яки бу дин төркеменә керү — дингә ышанучы кешенең хисләре чагылу гына түгел, ә этник һәм гражданлык ягыннан формалашу итеп кабул ителә. Ислам дине өстенлек алган илләрдә төп кыенлыкларның берсе булып, радикаль идеологияләрнең таралуы санала”, - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм бу куркынычлар рәтенә ДАИШны мисал итеп китерде.

“Дин ул — XXI гасырда кешенең котылуы. Дин генә кешене фәрештәләр дәрәҗәсенә күтәрә, һәм ярату, сабырлык, хөрмәт, гафу итә белү, кеше хокуклары, ирекле булуны өстен күрә”, - дип искәртте мөфти. Шулай ук Камил хәзрәт бүгенге конференциянең ислам динендә булган мәсьәләрне фәнни-теоретик яктан өйрәнергә ярдәм итәр дигән өмете булуын да ассызыклады.

Александр Терентьев исә чыгышында Татарстанда һәм Россиядә булган мәсьәләләргә тукталды. Мондый проблемаларга ул мөселман дини оешмалары эшчәнлеген координацияләүче бердәм үзәк булмауны атады. “Кайбер җирләрдә 5-6 мөфтият бар һәм алар үзара һәрвакытта да килешеп бетмәскә дә мөмкин. Дин әһелләрен әзерләү проблемасы да бар. Совет чорында бу традицияләр туктатылган иде”, - диде А.Терентьев. Шуның нәтиҗәсендә, белгечләрнең чит илләргә китеп укуы һәм башка милләт идеологияләрен Россиягә алып кайтуын билгеләп үтте.

Бүгенге заман проблемасы булган ИГИЛ һәм анда китеп, кире Россиягә кайтучылар да шундый ук мәсьәләләр тудыра, ди ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: