Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татары на Байкале" китабында бурятия татарларының тарихы басылган

«Татары на Байкале: от истории и становления общины к развитию национально-культурной автономии» дигән китап дөнья күрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Китапта һун-төрки дәвердән алып татар җәмгыяте формалашканчыга кадәр Байкал буе һәм Байкал аръягы татарларының тарихы, демографиясе һәм мәдәни традицияләре сурәтләнә. Бурятия татарлары төбәк милли-мәдәни мохтариятенең милли мәдәният һәм туган телне саклау, үстерү юнәлешендә алып барган эшчәнлеге киң яктыртыла. Татарлар Бурятиянең барлык районнарында диярлек гомер кичерә. Шуларның иң олысы – Иске Онохой авылы, анда халыкның өчтән берен татарлар тәшкил итә. 2017 елда Бурятия татарлары мәдәни үзәге оешуга 20 ел тулды. Автономия Байкал Сабан туе, Байкүл җыены, "Ана коесы" кебек этномәдәни проектларны гамәлгә ашыра. «Бурятия татарлары тарихын бөртекләп диярлек җыйдык. Әлеге эштә галимнәр, журналистлар, Бурятия татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте лидерлары һәм активистлары катнашты», - ди Бурятия татарлары төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Саҗидә Бататова.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев