Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында Әхтәм Зариповның китапларын тәкъдим иттеләр

Тукай клубында Әхтәм Зариповның китапларын тәкъдим иттеләр Телевидение режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зариповның "Чорсыз чорыбыз "физиологиясеннән" һәм "Өмет булсын юлдашың" китапларын тәкъдим итү кичәсе кино белән башланды. "ТНВ-Яңа гасыр" телеканалы төшергән 24 минутлык документаль фильмны Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубына килгән тамашачы бер тында карады. Китапларга Әхтәм Зариповның озак еллар дәвамында тупланган иҗаты – публицистик мәкаләләре һәм киносценарийлары тупланган. Кичәдә Әхтәм Зариповның курсташлары – Камал театрының күренекле артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Гөлсем Исәнгулова, халык язучы Рабит Батулла, танылган язучылар Роберт Миңнуллин, Вахит Имамов, Тәлгать Галиуллин катнашты. Алып баручы Земфира Гыйльметдинова кичәнең Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов инициативасы белән оештырылуын билгеләп үтте һәм беренче сүзне рәискә бирде. “Әхтәм Зариповның яза башлавына гаҗәпләнмәдем. Мин аның теләсә нинди эшне эшли алуына ышана идем. Әхтәм абый, сез театрга бармыйча, телевидениегә бармыйча каләм белән генә эш иткән булсагыз да, иманым камил, сез бүгенге көндә Татарстанның халык язучысы дигән исемне ала идегез”, - диде Данил Салихов. “Мин шуңа күрә дә бу кичәне үткәрергә уйладым. Адәм баласы 70нең теге ягына чыккач та, әллә нинди эшләр эшләргә сәләтле. Роман язарга мөмкин икәнен ачып бирдең”, - дип дәвам итте ул. Данил Салихов режиссер Әхтәм Зариповның китаплары тәкъдим ителгән кичәне тарихи көн дип атады. “Шушы көндә аксакаллар каршында басып торуым белән бәхетлемен”, - дип тәмамлады ул чыгышын. “Әхтәм Зарипов безнең әдәби-мәдәни дөньябызда беркемне дә кабатламый торган, халкыбызга хезмәт итә торган бөек бер шәхес. Аның хезмәтләре, миңа калса, астан да, өстән дә бәяләп бетерелмәгән, - диде халык шагыйре Роберт Миңнуллин. – Аның китапларында чын публицистика урын алган һәм алар халыкка бик озак еллар хезмәт итәчәк, чөнки алар чын публицист каләме белән язылганнар. Ул күтәргән проблемалар бу мәкаләләр язылганнан гына чишелеп бетмәс, аңа яңадан кат-кат кайтырга туры киләчәк”. Әхтәм Зариповның курсташлары Мәскәүдә укыган чакларындагы мәзәк хәлләрне сагынып искә алдылар. Кичә ахырында авторның китапларына автосессия оештырылды. Әхтәм Зарипов ике китабын да Рафис Корбанның “Илһам” нәшриятында чыгарган. Мәгълүмат өчен. Әхтәм Зарипов 1935 елда Башкортстанның Илеш районында туган, данлыклы щепкинчы артистларның курсташы, гомере буе телевидение режиссер булып эшләгән, телефильмнар төшергән, телеспектакльләр әзерләгән.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев