Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Язучылар берлеге һәм КФУ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

21 нче февраль, Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кичә узды. Аның кысаларында Татарстанның Язучылар берлеге һәм КФУ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. "Килешү төзелү мөһим вакыйга. Республикабыз шагыйрьләре һәм язучыларының 90 проценты – безнең югары уку йорты чыгарылыш студентлары. Бүген массакүләм мәгълүмат чараларында университетта татар теле, әдәбиятын, үзенчәлекләрен өйрәнүгә азрак игътибар бирә башладылар дигән сүзләр нигезсез. Бары тик сыйфатны яхшыртуга, дөньяви белемгә яраклаштыруга корылган уку процессларын яңача үзгәртеп кору бара. Университет татар зыялыларының бишеге булды һәм шулай булып калачак та", – диде ректор Илшат Гафуров кереш сүзендә. Данил Салихов чарада катнашучыларны Халыкара туган тел көне белән котлады. “Чыннан да, безнең Язучылар берлегенең күпчелек өлешен шушы вузны тәмамлаган студентлар тәшкил итә. Бүген федераль университет белән үзара килешү төзеп, киләчәктә дә матур эшләр алып барырбыз дип уйлыйм”, - дип белдерде. Аннан соң Илшат Гафуров һәм Данил Салихов документны имзалады. Сүз уңаеннан, Казан федераль университеты белән килешү төзү нияте булуын Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да җиткерде. “Университетның Журналистика югары мәктәбе белән элемтәләребез бик нык, бергәләшеп бик күп чаралар уздырабыз. Кыскасы, гражданлык никахы формасында бу багланышлар. Бу гражданлык никахын да рәсмиләштерергә кирәк, бу турыда уйлап карыйк”, - диде ул чыгышында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев