Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары "#2017 елга язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

Хәлил Шәйхетдинов “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “#2017 елга язылу бүләк ит” акциясенә кушылды.

Акция шарты буенча теләгән һәркем Яңа елга бүләк итеп үз якыннарын яки социаль оешмаларны Татарстанда нәшер ителүче вакытлы матбугатка яздырта ала.

Хәлил Шәйхетдинов “Татмедиа” бинасында “Татар-информ” агентлыгында матбугат очрашуында катнашканнан соң, “Ялкын” журналын Казанның спорт фехтованиесе мәктәбенә яздырды.

Әйтергә кирәк, бу акциядә элегрәк инде Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка затлар катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев