Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның "Яңадан туу" фильмы "Төрек дөньясы" кинофестиваленең финалына узган

«Төрек дөньясы» халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителгән Татарстан режиссерлары Фәрит Фарисов һәм Арслан Ганиевның «Яңадан туу» документаль фильмы финалга узган. Бу хакта Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Фильмның продюссеры (бер үк вакытта төп рольне башкаручы да) Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовны дөнья буенча кабул ителгән 200дән артык эш арасыннан сайлап алганнар һәм ул «Профессионаллар» категориясендә финалга чыккан. Документаль кино буенча «Төрек дөньясы» халыкара кинофестивале Истанбулда 27-30 сентябрьдә узды.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев