Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанның яңа IT-шәһәре – Иннополиста яшәүче халык санын киләсе елда 3 мең кешегә җиткерү бурычы тора" - Роман Шәйхетдинов

Татарстанның яңа IT-шәһәре – Иннополиста яшәүче халык санын киләсе елда 3 мең кешегә җиткерү бурычы тора, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. “Бу максатны без үз алдыбызга быел ук куйган идек. Хәзер анда 2500 кеше эшли, алардан 1500 кеше даими рәвештә яши. Ләкин, бүген белгечләр табу кыен, белгечләр бар, әмма квалификацияле белгечләр аз, шуңа күрә хәзер республикада белгечләр әзеләүгә дә җитди игътибар бирелә”, – дип искәртте министр бүген “Татар-информ” агентлыгында ел нәтиҗәләре буенча оештырылган матбугат очрашуында. Иннополиска нигез салынганга – дүрт, ә тантаналы ачылышына 1 ел тулды. Татарстандагы ике – “Алабуга” һәм “Иннополис” махсус икътисади зоналары, Россиядәге башка төбәкләрдә кебек, быелның августыннан җирле хакимият карамагына тапшырылды. Шул уңайдан, Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәзер Иннополис үсеше өчен җаваплы. “Бу шәһәр миңа бик ошый, анда кабат әйләнеп кайтасы, шунда яшисе килә", – дип фикерләре белән уртаклашты Роман Шәйхетдинов. Ул Иннополисның киләчәген бик өметле күрә. Шушы көннәрдә Иннополиста фатирларга конкурс уйнатылган. Мәгълүм булганча, анда эшләүче хезмәтләргә торак арендага бирелә. Яңа елны берничә дистә кеше өй туйлары үткәреп каршы алачак. Министрлыкның еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча коллегия утырышы да 2017 ел башында Иннополиста уздырылачак. Бүген Иннополиста 34 IT-компания резидент статусына ия, тагын 5 оешма хезмәттәш буларак эшчәнлек алып бара. Иннополисның Күзәтчелек советы күптән түгел тагын 13 компаниягә биредә эшләрен җәелдерергә рөхсәт бирде. Моннан тыш та шәһәрдә 70ләп компания эшли. "Без капиталы 30 миллион сумнан, хезмәткәре 20 кешедән артмаган кечкенә компанияләрне кабул итү мөмкинлекләрен дә карыйбыз", – ди министр. “Безнең алда Технопаркның беренче корпусын тулысынча тутыру бурычы тора, әлегә бу күрсәткеч 50 процентны тәшкил итә. Без читтән белгечләр чакырып кына түгел, үз кадрларыбызны да булдырырга тиешбез. Шуңа күрә 2017 елда Татарстанның профильле белем бирү учреждениеләрендә кимендә 500 белгеч әзерләп, аларны Иннополиска эшкә алу ниятләнелә", – дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов. Иннополисның физика-математика лицеена һәм бигрәк тә Университетына зур өметләр баглыйбыз, ди министр. Университет оешкан 2012 елдан бирле биредә инде 80 гә якын кеше диплом алган, һәм аларның күпчелеге биредә яшәп калган. Хәзер университетта 600 студент белем ала, аларның яртысы – быелгы 1 курслар. 2020 елга университетта 5 500 кеше белем ала торган булачак: 4000 бакалавр, 150 магистр һәм аспирант укыячак. Быел гына да уку йорты Россия, БДБ һәм ерак чит илләрдән 9200 гариза кабул иткән булган. Кабул ителгән студентларның күпчелеге – Мәскәүдән, Татарстаннан, Санкт-Петербург, Башкортстаннан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев