Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның "Ямьле" вокал ансамбле VI халыкара телевизизион татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсында катнашачак (фото)

18-19 ноябрьдә Уфада "Идел" VI халыкара телевизизион татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсы узачак. Бәйгедә Россиянең төрле төбәк, шулай ук Кытай, Латвия һәм Казахстан артистлары катнашачак. Татарстаннан “Ямьле” вокал ансамбле чыгыш ясаячак. Башкортстан башкаласында “Ямьле” ансамбле солистлары Дилия Әхмәтшина, Гөлназ Батталова, Альбина Казыханова һәм Вероника Кузнецова республика данын яклаячак.

"Ямьле" вокал ансамбле – Хөкүмәт үткәрә торган чараларда даими катнаша, шулай ук “Ямьле” ансамблен Казан, Мәскәү һәм Казахстанда узучы зур концертларда чыгыш ясарга чакыралар. Ансамбльнең солистлары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. Бу елның май аенда алар Уфа тамашачылары күңелләренә хуш килеп, “Урал моңы 2016” фестиваленнән 1999 елдан беренче тапкыр Татарстанга җиңү алып кайткан. 2015 елның нояберендә “Ямьле” ансамбле Истанбулда Turkvision’15 халыкара бәйгедә Татарстанны тәкъдим итү хокукына ия булган иде, әмма сәяси вәзгыять аркасында чыгыш ясый алмый калган.

“Без үзебезнең һәр чыгышыбызга ныклап әзерләнәбез. Көчле команда тупланды. Татар моңын, аһәңен, һәр нечкәлекләрен тамашачыга җиткерергә тырышабыз, бездә бу килеп чыга шикелле”, – диде “Ямьле” солисты Гөлназ Батталова.

18 ноябрьдә Уфада бәйгедә катнашучылар чыгыш ясаячак. Катнашучылар башкорт һәм татар халык җырларыннан берәр җыр башкарырга, башкорт профессионал композиторының эстрада җырын һәм татар профессионал композиторының эстрада җырын башкарырга тиеш. Башкорт җырының — башкорт телендә, татар җырының — татар телендә җырлануы да мөһим.

Катнашучылар башкорт татар халык җырын башкаручы, татар халык җырын башкаручы, башкорт эстрада җырын башкаручы, татар эстрада җырын башкаручы, башкорт вокаль яки вокаль-инструменталь ансамбль, татар вокаль яки вокаль-инструменталь ансамбль, башкорт җырын башкаручы иң яхшы автор-башкаручы һәм татар җырын башкаручы иң-яхшы автор-башкаручы номинацияләрендә билгеләнәчәк.

19 ноябрьдә “Башкортстан” дәүләт концерт залында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм алар катнашында гала-концерт үтәчәк. Фестивальгә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов, Венера Ганиева һәм башка мактаулы кунаклар чакырулы.

“Идел” фестивале Татарстанда, Башкортстанда һәм Россиянең тәбәкләрендә яшәүче халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда зур өлеш кертә. Фестиваль татар һәм башкорт композиторларының иҗатын, халык җырларын пропагандалау, талантлы башкаручыларны барлау, аларга иҗади үсеш мөмкинлеге бирү, профессиональлекләрен арттыру, репертуарларын баету, шулай ук, Россиядә һәм Россиядән читтә яшәүче башкаручылар, композиторлар, шагыйрьләр белән элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә, диелә фестивальнең рәсми сайтында.

[gallery columns="2" size="medium" link="file" ids="10943,10944,10942,10947,10945,10946"]

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев