Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивында Сибгат Хәкимгә багышланган интернет-күргәзмә ачылды

Татарстанның Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивы татар шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 105 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә ачты. Бу хакта Татарстанның Архив эшләре буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт архивының Аrchive.gov.tatarstan.ru рәсми сайтында тәкъдим ителгән виртуаль экспозициядә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатының тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктырткан документлар урын алган. Алар арасында – шагыйрьнең Татарстан Дәүләт ахивында сакланучы автобиографиясе, фотографияләре, характеристикасы, хатлары һәм башка документлары бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев