Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Мәскәүдә Туристлык маршрутының яңа концепциясен тәкъдим итте

Үз чыгышында ул, музейларга билет бәясен истә тотып, “Бөек Идел буе” маршрутын үтүче туристларга ташламалы бәяләр тәкъдим итү турында сөйләде. Шулай ук урнашу һәм транспорт хезмәтен күрсәткәндә дә махсус түләү билгеләү турында әйтте. Төбәкара хезмәттәшлек әлеге проектта шуннан гыйбарәт. “Һәр төбәк үз җирлегендә бу проектка мөмкин булган кадәрле ярдәм күрсәтә. Бу экскурсоводның эшен, билетларны исәпкә алып, ташламалы бәя куюга да кагыла. Монда транспорт хезмәтен күрсәтү дә керә, кайдадыр урнаштыру өчен дә түләү әзәйтелгән. Һәр төбәк, үз мөмкинлегеннән чыгып, ни рәвешле әлеге маршрут буенча бәяне кызыктырырлык итәсен уйласын. Моннан кала, кайбер төбәкләрдә транспорт хезмәтен һәм экскурсияләрне субсидияләү ысуллары бар. Без үз өстебезгә маршрутның теләсә нинди сандагы туристына хезмәт күрсәтү гарантиясен алабыз. Мәсәлән, әгәр ниндидер көнгә берничә кеше җыелса, төбәк хакимияте органнары бу маршрутны гамәлгә ашыручы туроператор белән беррәттән тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә тиеш”, - дип белдерде Сергей Иванов “Безнекен бел!” күргәзмәсендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев