Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Тукай районында милли ризыклар бәйрәме узды

Тукай районында милли ризыклар бәйрәме узды, дип яза районның "Якты юл" газетасы. 28 февральдә күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тула. Шуның истәлегенә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендә татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узачак.  Тукай районында бәйрәм дә шул уңайдан үткәрелде. Бәйрәм Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче ”Зиләйлүк” ансамбеленең “Каз өмәсе күренеше“ белән башланып китте. Нинди бәйрәм инде ул каз тәбикмәгеннән башка?! Гөлфирә апа Әюпова тәбикмәк пешерү буенча остаханә үткәрде. Аннан соң килгән кунаклар үз күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр. Халкыбызның бер генә мәҗлесе дә җыр, бию, уен-көлкесез узмыйдыр. Монда да авыл халкы рәхәтләнеп күңел ачты, ”Сигезле”, ”Ачык авыз”, ”Чәбәк-чәбәк” һәм башка җырлы-биюле уеннар башкарды. Ә уеннардан соң мул табын артына җыелып, тәмле ризыклар белән рәхәтләнеп чәй эчте, татар халык җырларын башкарып, күңелләргә рухи азык алды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев