Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Тукай районында "Китаплы кыш" дип исемләнгән бәйрәм узган

Тукай районында уникаль һәм бик үзенчәлекле бәйрәм узды. Ел фасыллары фестивале проекты кысаларында Библиокыш үткәрелде. Китап сөючеләрне районның Круглое Поле поселогы бистәсе күпфункцияле үзәге кабул итте, дип яза районның "Якты юл" газетасы. Китап, әдәбият һәм китап укуга мәхәббәт бәйрәме көз көне дә билгеләп үтелгән инде. Китап укуның трендта, һәрвакыт модада булуын аңлата торган чара булды ул. Библиокыш та нәкъ шул фикерне куәтләде. Бәйрәмнең ачылу тантанасында Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев та катнашты. Ул тукайлылар иҗат иткән курчак, кул эшләнмәләре, картиналар күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук китапханә фотосессиясендә дә катнашты. Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова әлеге проектның республикада уникаль булуын искәртте һәм барысын да китап бәйрәме белән котлады. Тамашачылар хозурына театральләштерелгән күренеш, курчак театры, күңелле фотосессия, “тәмлүшкәләр” белән чәй эчү һәм, әлбәттә инде, Льюис Кэрроллның “Алиса могҗизалар илендә” әкияте тәкъдим ителде. Укучылар төрле мастер-классларда, квест-уеннарда, викториналарда һәм әкияттә катнашты. Бәйрәм тәмамланды, ә китапханәләргә юл һәрвакыт ачык килеш кала бирә. Чөнки бу проект сүз сәнгатенә мәхәббәт уята. Алда исә тукайлыларны Библиояз көтә, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев