Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урам тамашалары театры барлыкка килде

10 кешедән торган труппа үзенең беренче спектакльләрен декабрь аенда Яңа ел чыршыларын ачу тантаналарында һәм кышкы бәйрәм ялларында тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Түбән Кама районы хакимияте матбугат хезмәте.

Әлеге проект шәһәрнең Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе һәм Мәдәният идарәсе ярдәмендә тормышка ашырыла. “Без тәүге проектны “Түбән Камада Яңа ел” дип исемләдек, беренче спектаклебез әзер инде, ул – “Бөтен эш эшләпәдә” дип аталачак”, - дип сөйли труппаның җитәкчесе Наталья Мерненко. Труппага яшь артистларны кастинг үткәреп сайлап алырга туры килгән. Аларның берсе дә профессиональ артист түгел, барысы да үзешчәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев