Татарстанның төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык комплексы тармаклары өчен барлыгы 4 ресурс үзәге булдырылачак

Татарстанның төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык комплексы тармаклары өчен барлыгы 4 ресурс үзәген булдыру күздә тотыла. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде. Хезмәт базары, уку йортларында кадрлар әзерләү мәсьәләләренә багышланган утырыш муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында үтте.

Докладчы бүгенге көндә Татарстанның төзелеш һәм архитектура комплексында 103 меңнән артык кеше эшләвен, бу республика икътисадында мәшгуль кешеләрнең 10 процентын тәшкил итүен әйтте. Министр әйтүенчә, торак-коммуналь хуҗалык комплексы предприятиеләрендә 33 меңгә якын кеше эшли.

Министр, тармак өчен яңа кадрлар әзерләү максаты белән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында фәнни-белем бирү кластеры булдырылганын, аңа Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләренең 5 көллияте кергәнен билгеләп үтте. Аларда 12 783 кеше белем ала. Шул исәптән, 7 меңгә якын студент югары уку йортларында укый. Кластерга керүче чыгарылыш укучыларының гомуми саны 2016 елда 3 092 кеше тәшкил иткән. “Көллиятләр базасында ресурс үзәкләре булдырыла. 2016 елда Казан төзелеш көллияте базасында ресурс үзәге эшли башлады. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык комплексы тармаклары өчен барлыгы 4 ресурс үзәген булдыру күздә тотыла”, – диде Ирек Фәйзуллин.

Министр билгеләп үткәнчә, эшчеләрнең квалификациясен арттыру максатларында, Казан дәүләт төзелеш университеты базасында өстәмә һөнәри белем бирү буенча эзлекле эш оештырылган. Ел саен биредә 1 700 инженер-техник хезмәткәр укытыла.

Ирек Фәйзуллин фикеренчә, бүген белгечләрне әзерләү сыйфатын арттыру өчен, эшне кызыктырырлык итү зарур, шул исәптән җитештерү эшчәнлегенә өйрәтүче осталарның хезмәт хакын арттыру һәм уку йортларының лаборатория базаларын модернизацияләү кирәк. “Ресурс үзәкләре программасы хисабына моңа бераз ирешелде, тик көллиятләрдә җитештерү өлкәсендә өйрәтүче мастерларның хезмәт хакы түбән калды. Мисал өчен, Батенчук исемендәге көллияттә өйрәтүче мастерның уртача хезмәт хакы 8 831 сум”, – диде ул.

Министр республикада хосусый белем бирү учреждениеләре дә булуын, аларда актуаль белеме һәм эш күнекмәләре булмаган педагогларны җәлеп итеп, формаль документ кына бирелү очраклары күзәтелүен билгеләп узды. “Моңа карамастан, кластер кысаларында барлык дәрәҗәдәге белгечләрне әзерләү алып барыла, шул ук вакытта, дефицитны белемсез, куркынычсызлык техникасыннан хәбәрдар булмаган кешеләр каплый”, – диде ул. Ирек Фәйзуллин бүген чит ил гражданнарына эшләү хокукын биргән 3 575 рөхсәт кәгазе рәсмиләштерелгәнен, республика территориясендә вакытлыча эшләү өчен 21 940 патент бирелгәнен әйтте.

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләрне җәлеп итү максатларында, булачак белгеч һәм күз уңында тотылган эш белән тәэмин итүче оешма арасында турыдан-туры хезмәттәшлек булдыру зарур. Соңгы ике еллык тәҗрибә бу практиканың файдалы булуын күрсәткән. “Бүген оешмалар белән эшләгән 10 яшь белгеч шул предприятиеләрдә хезмәт куя. Без бу юнәлештә системалы эш булдырдык”, – диде министр һәм министрлыктан, ведомство карамагындагы предприятиеләрдән 45 кешенең югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары белән эшләвен белдерде.

“Төзелеш комплексын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә мөһим юнәлешләрнең берсе – архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә кадрлар әзерләү. Җир мөнәсәбәтләре, гражданлык хокуклары, мәгълүмати тәэминат өлкәләрендә белем таләп иткән шәһәр төзү документациясенең хокукый киңлеге күпкә үсте. Җирле үзидарә органнарының күбесендә шәһәр төзү, архитектура эшчәнлеге белән шөгыльләнүче белгечләр штаты эш йөкләнеше артуын күтәрә алмый. Хәзер, кадрларны яңадан әзерләү кысаларында, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем бирү үзәге ачылды, анда муниципаль берәмлек вәкилләрен өстәмә әзерләү өчен программа эшләнгән. Бу эш 2016-2017 елларга планлаштырылган”, – дип сөйләде Ирек Фәйзуллин.

“Тулаем алганда, кадрлар белән тәэмин ителеш проблемасын хәл итү өчен, кадрларга ихтыяҗны, аларның квалификация дәрәҗәсен, шушы профильдә белгечләр әзерләүче уку йортларының тәкъдимнәрен исәпкә ала торган комплекслы мөнәсәбәт һәм бердәм дәүләт мәгълүмати системасы кирәк. Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында шундый система гамәлдә, ул предприятиеләргә кадрлар сайлау өчен бар кеше өчен дә ачык”, – диде министр.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: