Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле алмашынды

Татарстанның Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиленең яңасы билгеләнде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аны Россиянең Төрекмәнстандагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Александр Блохин белән очрашуда тәкъдим итте, диелә республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

“2008 елдан бирле Ашхабадта безнең республиканың вәкиллеге гамәлдә. Бүген яңа вәкил Руслан Кәбиров эшкә керешә. Аннан без актив эш көтәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президены һәм ике яклы мөнәсәбәтләрнең тагын да үсеш алуына өмет баглады.

Элек 4 ел чамасы Татарстанның Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле булган Хәйдәр Галиев лаеклы ялга китте. Рөстәм Миңнеханов аңа “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале тапшырды.

Шулай ук Татарстан делегациясенең Россия Федерациясенең Ашхабадтагы илчелегендә булган чакта Александр Блохин алар өчен вәкиллекнең яңа бинасы буйлап экскурсия уздырды, дәүләтләр арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр тарихын кыскача сөйләде.

Белешмә өчен. Руслан Харис улы Кабиров 1984 елның 29 декабрендә Татарстан башкаласы Казанда туган.

2007 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча «ТИСБИ» Идарә академиясен тәмамлаган. Тишрин Университетында (Сириянең Латтакия шәһәре, 2006 ел), Ли Кван Ю исемендәге дәүләт хезмәте институтында (Сингапур, 2009 ел), Россия тышкы эшләр министрлыгының Югары чит телләр курсларында (Мәскәү, 2011 ел) белем алган.

Хезмәтен 2007 елда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәсми беркетмә бүлеге белгече буларак башлаган. 2007 елның декабреннән 2010 елның июленә кадәр – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры ярдәмчесе. 2009 елның декабреннән 2010 елның июленә кадәр – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәсми беркетмә бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы. 2010 елның июленнән 2011 елның сентябренә кадәр – Җиддә шәһәренең (Согуд Гарәбстаны) Ислам конференциясе оешмасы каршында Россия Федерациясенең даими вәкиле ярдәмчесе. 2012 елның 14 маеннан – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары. 2016 елның 11 октябреннән ТР Президенты Указы белән Кәбиров Татарстанның Төрекмәнстандагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп бүлгеләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев