Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Теләче районы җитәкчелеге яшьләрне авылда калдыру юнәлешендә эшли

Теләче районында авыл җирлекләрендә җыеннар дәвам итә. Аның чираттагысы Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә булды. Бу юлы халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, аның ярдәмчеләре һәм район активы килде, делә “Теләче” газетасында. Җыенда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев халыкны республикадагы сәяси-икътисадый һәм социаль вазгыять белән таныштырса, муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов 2016 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Районның 2020-2030 елларга караган социаль үсеш планы турында да шушы җыенда сүз булды. Камил Садриев үзенең чыгышында район авылларының төзек, матур булуын, шулай да, яшьләрнең җирлектә төпләнеп калмавы борчуын белдерде. Бүген авылда тормыш итәр өчен бөтен уңайлыклар да бар, әмма эш урыннары җитми. Шул сәбәпле, кайбер яшьләр читкә йөреп эшләүне яки бөтенләй шәһәргә китеп урнашуны хуп күрә. Шул рәвешле, авыллар елдан-ел “картая” бара. Шушы ихтыяҗны күздә тотып, Теләчедә сәнәгать мәйданчыгы булдырылды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев