Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Табигый тарих музеенда гаҗәеп үсемлекләр һәм серле хайваннар дөньясы белән таныштыралар

Татарстанның Табигый тарих музеенда 8 һәм 9 апрельдә бай эчтәлекле программа булачак. 8 апрельдә безнең планетада моннан миллион еллар элек булган гаҗәеп үсемлекләр һәм серле хайваннар дөньясы белән танышырга теләүчеләрнең барысын да музейга чакыралар. «Осталар шәһәре» студиясе, Авиация һәм космонтавтика көненә багышлап, воскография (граттаж) буенча мастер-класс үткәрәчәк. 9 апрельдә «Әлбәттә, фән!» лабораториясе «Галәм одиссеясы» дип аталган мавыктыргыч шоу күрсәтәчәк. Биредә йолдызлар һәм планеталар, җирнең тартылу көче һ.б. турында сөйләячәкләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев