Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Табигать тарихы музеенда "Керпене коткарабыз" дип исемләнгән акция оештырылган

Татарстанның Табигать тарихы музеенда “Керпене коткарабыз” дип исемләнгән акция декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Казан Кремлендә урнашкан әлеге музейда кулланышта булган батарейка һәм лампочкаларны җыялар, аларны биредә махсус контейнерларга салып калдырырга була, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Батарейкаларда сәламәтлеккә, табигатькә зыянлы химик матдәләр, авыр металл һәм кислоталар бар. Еш кына кешеләр аларны чүп савытларына ташлый. Энергияне саклаучы лампочкаларны да теләсә кайда ташларга ярамый, аларда шулай ук куркыныч тудырырга мөмкин терекөмеш бар.
Яңа ел алдыннан искергән батарейка һәм лампочкаларны ташлар өчен музейга килергә чакыралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев