Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасында "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Тантанада Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Борһанов, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. Бәйге Татарстанның Икътисад министрлыгы ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – эшмәкәрлек эшчәнлегенең абруен күтәрү, кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирү. Җиңүчеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе (IT, телекоммуникацияләр), транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәрләр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру номинацияләрендә билгеләнгән. Быел җиңүчеләрне ачыклауда эксперт комиссиясе генә түгел, Интернетта http://100rt.ru сайтында ачык тавыш бирү юлы белән халык та катнашкан. Артем Здунов быел соңгы этапта ачык тавыш бирүдә зур активлык булуы гаҗәпләндергәнен әйтте. “Конкурс үткәрелә башлаганнан бирле безнең республикада, мәктәпчә әйтсәк, “алтын” медалистлар пулы формалаша. Кайбер параметрлар буенча алар ел дәвамында үзләрен иң яхшы эшмәкәрләр итеп күрсәтте. Бу бездә иң яхшы 100 эшмәкәр генә дигән сүз түгел. Чынлыкта алар күбрәк. Конкурс та дәвам итә, ул һаман популяр була бара. Киләсе елда аны тагын да кызыклырак итәргә тырышырбыз”, – дип мөрәҗәгать итте министр. Артем Здунов бу елның гади булмавын шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан инфраструктура, бизнес үсешенә йөз тоткан курсның киләчәктә дә авырлыклар аша узарга ярдәм итәчәгенә ышандырды. Министр чыгышын тәмамлап, “Инновацион эшмәкәрлек” номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләде. Бу номинациядә предприятие эшчәнлегенең төрле өлкәләренә инновацияләр кертү юлы аша Татарстан Республикасы икътисадының интенсив үсешенә өлешен керткән эшкуарлар җиңү яулаган. Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев “Импортны алмаштыру” номинациясендә җиңүчеләрне котлады. Алар – импортка алмашка килә алырлык товар һәм хезмәтләр җитештерүче эшкуарлар. Рафис Борһанов Дәүләт Советында үзе җитәкчелек иткән комитет икътисадның реаль секторына кагылышлы закон чыгару процессларында актив катнашуын билгеләп узды. Кече һәм урта бизнес, сәнәгать буенча 2017 елга күчә торган законнар калмавын әйтте. “Тыныч эшли аласыз”, – диде ул эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп. Рафис Борһанов “Иң яхшы экспортер” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Ләйлә Фазлыева эшмәкәрләрнең активлыгы бүген хәйрия юнәлешендәге күп кенә чараларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирүен билгеләп узды. Ул “Социаль эшмәкәрлек” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин “Яшьләр эшмәкәрлеге”, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер “Югары технологияләр өлкәсе” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев