Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Нурлат шәһәрендә композитор Салих Сәйдәшевка багышланган стела ачылды

Бу хакта районның "Дуслык" газетасы хәбәр итә. Әлеге стела – бу урамда яшәүчеләрнең һәм шәһәр тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы җимеше. Кемдер матди тәэмин ителешне үз өстенә алган, икенче берәүләр эретеп ябыштыру, бизәкләү кебек эшләрне башкарган.
“Шәһәрдә мәшһүр шәхесләр исемнәрен йөртүче урамнар байтак, – ди стела ясау идеясен күтәреп чыккан, шул урамда яшәүче Рөстәм Хәйретдинов. – Кызганычка, күпләр алар турында белми. Шуңа Салих Сәйдәшевка багышланган стела, бер яктан, шәһәрлеләр өчен татар халкының бөек кешесе турында белешмә бирсә, икенче яктан, аның исемен мәңгеләштерүгә хезмәт итәчәк".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев