Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанның нәни принцессалары" "язылу бүләк ит" акциясенә кушылды

“Татмедиа” АҖнең “2017 елга язылу бүләк ит”  акциясенә "Татарстанның нәни принцессалары" һәм "Успех" продюсерлык үзәге кушылып, "Рональд Макдональд йортын" һәм Казанның 18нче сәламәтлек саклау учреждениясенең әниләре баш тарткан балалар бүлеген популяр журналларга яздырды.

“Успех” продюсерлык үзәге җитәкчесе Виктория Кузьмина балалар бүлегенә  “Идел” һәм балалар журналына яздырды.

“Кечкенә принцессалар” клубы “Рональд Макдональд йортына” бүләк ясарга булды. Россия һәм халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган Полина, Ксения, Аделина һәм Эллина "Татмедиа"ның Яңа ел чыршысына татарстанлыларга изге теләкләр язып, автографлы уенчыклар элде, ә аларның җитәкчесе Рада Кузьмина Казандагы “Рональд Макдональд йорты”н  "Ялкын”, “Сабантуй” һәм “Салават Күпере”нә яздырды.

“Ике телне дә белү бик мөһим. Шуның өчен без балалар өчен татар телендә журналлар сайлап алдык. Балалар бик шат булыр дип уйлыйм”, - диде Казандагы “Рональд Макдональд йорты” директоры Юлия Маркова.

Исегезгә төшерик: “Татмедиа” акциясе дәвам итә, кызыклы һәм файдалы басмага язылуны һәркем дә бүләк итә ала, бары тик Казанның Декабристов, 2 адресы буенча килергә кирәк яисә республиканың почта бүлегендә дә газета-журналлар яздырырга мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев