Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов белән әңгәмә

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов баланың теле әти, әни – дип ачыла икән, гаиләдә туган тел, милләт, ил белән горурлану хисе тәрбияләнә икән, халыкның киләчәге бар дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га интервьюсында хәбәр итте. “Татар милләте дөньяның бар төбәкләренә чәчелеп яши. Россия Федерациясенең күп кенә районнарында телебезне мәктәпләрдә укыту оештырылган. Әмма чит илләргә баргач, милләттәшләребезнең саф татарча сөйләшүен күреп сокланабыз. Каян килә соң бу?! Билгеле, гаиләдән! Күренекле галим Ризаэддин Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас”. Туган телнең “ана теле” дип аталуы да очраклы гына түгел. Әгәр баланың теле "әти, әни" дип ачыла икән, гаиләдә туган телең, милләтең, илең белән горурлану хисе тәрбияләнә икән, билгеле бу халыкның киләчәге, һичшиксез, бар дигән сүз”, - ди ул. Татарстан Мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, татар телен белү дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә, хөкүмәтнең беренче бурычы – телне өйрәнү, куллану, үстерү өчен шартлар тудыру. Беренче чиратта мәгариф системасы күздә тотыла. Рафис Борһанов балаларны балалар бакчасына электрон теркәү системасына тиешле үзгәрешләр кертелүе хакында да хәбәр итте. “Агымдагы елда республикабызда барлыгы 2051 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 824ендә белем һәм тәрбия бирү процессы ике дәүләт телендә оештырыла. Моннан тыш республика буенча 1008 татар төркеме эшләп килә. Шунысын да әйтергә кирәк, балаларны балалар бакчасына электрон теркәү системасына да тиешле үзгәрешләр кертелде. Хәзер ата-аналар милли балалар бакчаларына аңлы рәвештә, аның тел статусын белеп теркәлә ала”, - диде ул. Республика мәктәпләрендә, статистик мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә 173 меңнән артык татар баласы белем ала. Әлеге укучыларның 35%ы (60913 укучы) татар мәктәпләрендә укый. Моннан тыш, рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә 806 татар сыйныфы ачылган, алардагы укучылар саны – 14 705 (8,5%). “Татар телендә уку әсбаплары булдырылган, кадрлар буенча да бүгенге көндә проблемалар юк. Милли мәктәпләр алдына уку йортының конкурентлылыгын арттыру, эш төрләрен киңәйтү максаты куелган. Әмма, кызганыч, күпчелек әти-әни баласына белемне рус телендә бирүне кулай күрә. Тагы да гаиләгә әйләнеп кайтабыз. Югары сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханын киртә итсәк, балалар бакчаларында, башлангыч һәм урта сыйныфларда, югыйсә, каршылык та юк”, - дип билгеләп узды министр.

Татар-информ

Автор: Ләйлә Хәкимова

Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев