Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Октябрь революциясе көне уңаеннан республика халкына котлау белән мөрәҗәгать итте

"Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Октябрь революциясе көне уңаеннан тәбрик итәм.

Бу бәйрәм – күпмилләтле илебез халкының үз тарихына, ата-бабаларыбызның гамәлләренә һәм казанышларына, буыннан буынга күчә килгән гореф-гадәтләргә һәм рухи хәзинәләргә ихтирам саклавының ачык чагылышы ул.

Татарстан Республикасында төрле милләт һәм дин вәкилләре бердәм тату гаилә булып, дуслыкта һәм тынычлыкта яши. Безне үткәнебезгә сакчыл карау, киләчәгебезнең лаеклы булуын тәэмин итү омтылышы берләштерә. Чын йөрәктән һәммәгезгә исәнлек-саулык, бәхет, рухи күтәренкелек, илгә-көнгә тынычлык телим", - диелә министрның тәбрикләмәсендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев