Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның мәдәни афишасы (21-27 август)

21-27 август көннәренә Татарстанның мәдәни афишасын тәкъдим ителә: Республика көне уңаеннан Камал театры Кәрим Тинчурин әсәре буенча сәхнәләштерелгән – ике, Илгиз Зәйниев пьесалары буенча куелган өч спектакльне күрсәтә. 21 август (дүшәмбе): Камал театрында - Василий Аксеновның 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә. «Звездный билет» халыкара премиясе тапшыру тантанасы. 22 август (сишәмбе): «Мир» кинотеатрында — Казан халыкара мөселман кинофестивале фильмнарын пресса өчен алдан күрсәтү. Башлана - 17.00. 23 август (чәршәмбе): «Мир» кинотеатры, Аксенов паркында – “Татарстанкие шорт’ы, No comment”. Башлана – 20.00. 24 август (пәнҗешәмбе): Тинчурин театрында – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” (Премьера), Туфан Миңнуллин. Башлана – 18.30. 25 август (җомга): Камал театрында – “Бабайлар чуагы”, И.Зәйниев. Башлана – 19.00 Тинчурин театрында – “Беренче мәхәббәт”, Илһам Гали. Башлана – 18.30 Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчете янындагы мәйдан - «Фанфары Казани» VI Халыкара тынлы оркестрлар фестивале Башлана – 14.30 “Әкият” балалар үзәге, Кариев театры – “Супер-светофор” спектакле. Башлана – 18.00. 26 август (шимбә): Камал театрында – “Мәхәббәт FM”, И.Зәйниев. Башлана – 19.00 Тинчурин театрында – “Назлы кияү”, Кәрим Тинчурин. Башлана - 18.30. Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчете янындагы мәйдан - «Фанфары Казани» VI Халыкара тынлы оркестрлар фестивале Башлана – 17.00 Кабан күлендә кино - «Water-Film» проекты Башлана – 20.30. 27 август (якшәмбе): Камал театрында – “Көтәм сине...”, И.Зәйниев. Башлана – 19.00 Тинчурин театрында – “Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова. Башлана – 18.30 Кабан күлендә кино - «Water-Film» проекты. Башлана – 20.30.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев