Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның мәдәни афишасы (2 – 7 май көннәре)

2 – 7 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасын тәкъдим итәбез. 4 май – Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаевның юбилей кичәсе. 2 май (сишәмбе): Тинчурин театры – «Алтын көз», Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин Башлана – 18.30 3 май (чәршәмбе): Камал театры – “Җанкисәккәем”, Т.Миңнуллин. Башлана – 19.00 К.Тинчурин театрында – “Беренче мәхәббәт”, И.Гали. Башлана – 18.30 4 май (пәнҗешәмбе): Камал театрында – Наил Дунаевның юбилей кичәсе Башлана – 19.00 К.Тинчурин театрында – “Без - кырык беренче ел балалары”. М.Мәһдиев. Башлана – 12.00 К.Тинчурин театрында – “Эх алмагачлары”. Ш.Фәрхетдин. Башлана – 18.30 С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы – "Tatarica" оркестрының Бөек җиңү көненә багышланган концерты. Башлана – 18.30 “Уникс” - Концерт «Йөрәктән йөрәккә». Башлана – 18.30 5 май (җомга): Камал театрында – «Әрем исе», И.Зәйниев. Башлана – 19.00 С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы – “Бибисара моңнары”. Сара Садыйкова җырлары җыентыгын тәкъдим итү кичәсе. Башлана – 18.30 6 май (шимбә): Камал театрында, Кече зал – “Афәрин, артист”, Р.Харис. Башлана – 18.00 Камал театрында, Зур зал – “Диләфрүз-Remake”, Т.Миңнуллин. Башлана – 18.00 Кремль яр буе - «Паркларда һәм скверларда Җиңү музыкасы» республика фестивале гала-марафоны. Башлана – 11:00. 19:00га кадәр. “Әкият” курчак театры – “Камыр батыр”. Башлана – 11.00 7 май (якшәмбе): Камал театрында – “Ак калфагым төшердем кулдан”, И.Юзеев. Башлана – 18.00.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев