Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның мәдәни афишасы (19-25 декабрь)

Татар театрына 110 ел. Шушы уңайдан Камал театрында ике кич рәттән бәйрәм тантанасы. 24 декабрьдә “Яңа татар пьесасы” бәйгесенә йомгак ясала. Дәүләт театрларында һәм концерт оешмаларында әкияти чыршы бәйрәмнәре башланып китте. 19 декабрь (дүшәмбе) Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында – “Ак чәчәкләр яктысы”, татар әдәбияты классигы Габдрахман Әлсәләмовның тууына 105 ел тулуга багышлынган әдәби-музыкаль кичә. Башлана 17.00 Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә - "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле концерты "Туган җирем - алтын бишегем". Башлана - 18.30 20 декабрь (сишәмбе) Г.Камал театрында - “Исәнме, улым”, Барзу Абдураззоков. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Топ рольдә – Наилә Гәрәева, Рамил Вәҗиев. Пьесаның бөтен эчтәлеге ана белән улның телефоннан сөйләшүеннән гыйбарәт. Ананың бөтен тормышы улын кешелеклелеккә өндәүгә көйләнгән. Башлана 18.00. Кече зал Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикә өчен бал” (Яңа ел тамашасы) 0+ Башлана – 10.00, 13.00 Чаллы театрында – “Кызым кияүгә чыга”, Надежда Птушкина. Һәрьяктан килгән, эшкә уңган, сөйкемле, шул ук вакытта мең дә бер төрле сәбәп белән ялгыз калган, инде олыгаеп баручы Галияләр квартирасына ялгыш кына бер ир-ат килеп керә. Моңарчы тыныч кына барган тормыш агымы көтмәгәндә, уйламаганда шундый итеп үзгәреп куя, кайсы чын, кайсы ялган икәнен үзләре дә аермый башлый. Тиешлесе тешне ярып керер, диләр халыкта. Фатирларны бутап кергән кеше Галиянең бәхете түгел микән? Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте 0+ В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай" ("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Эльмира Гәрәева инсценировкасында. Башлана - 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 21 декабрь (чәршәмбе) Г.Камал театрында – “Хафалы биюләр” Салават Юзеев. Режиссер - Рамил Гәрәев. Спектакльнең сәнгать җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев. Рольләрдә – Наил Дунаев, Илдус Габдрахманов, Алмаз Гәрәев, Айгөл Миңнуллина. Спектакльдә кешенең әхлакый сыйфатлары һәм ихтыяр көче темасын күтәрә. Сюжет беренче карашка гади күренә – игълан буенча чакырылган, бер-берсен бөтенләй диярлек белмәгән түрәләр өчен күңел ачулар оештыручы өч ир-ат чиновникларга, йә бизнесменнарга, йә политикларгадыр (төгәл генә әйтелми) мәҗлес оештыралар. Геройлар “профессияләренең” үзенчәлекләре, кино, хатын-кызлар турында гәп саталар. Соңрак аларга чакыру буенча килгән биюче (бәлки стриптиз биючедер) кыз да кушыла. Инсафлымы ул яки бозыкмы – безгә бу турыда билгесез. Шунысы мөһим, әлеге кыз спектакльнең сюжетына гыйбрәтле хикәя чалымнарын өсти, төштәге сыман сихри атмосфера бирә. Вакыйга кошлар шаулаган, җил улаган текә яр буенда бара. Финалда кыз Островскийның Катеринасы кебек ярдан сикерә. Ләкин ул аска тәгәрәми, ә күкләргә оча. Теге өчәү дә аның артыннан... Башлана – 18.00. Кече зал Казанның М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында - К.Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов белән иҗади очрашу узачак. Кичә программасында спектакльләрдән җырлар яңгыраячак, яшь театраль гаилә үзләренең иҗади тормышы турында сөйләячәк, дип хәбәр итә Актерлар йортының матбугат хезмәте. Иҗади кичә 18.30 сәгатьтә башланачак. Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте 0+ В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай" ("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Элмира Гәрәева инсценировкасында. Башлана - 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 22 декабрь (пәнҗешәмбе) Г.Камал театрында – Татар театрына 110 ел. Юбилей кичәсе. Башлана – 19.00 К.Тинчурин театрында – “Сүнгән йолдызлар”, Кәрим Тинчурин. Музыка – Салих Сәйдәшев. Жанры - музыкаль трагедия. 1914 ел. Вакыт һәм тарихи вакыйгалар кеше тормышларын җимергәндә, бар җирдә котылгысызлык һәм явыз тәкъдир хакимлек иткәндә, халык язмышлары күптән хәл ителеп куелганда — азак котылгысыз… Һәм бары тик көчле, эчкерсез, тирән Мәхәббәт кенә Үлемне дә җиңәргә сәләтле… Башлана 18.30 сәгатьтә Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикәсе өчен бал” (Яңа ел тамашасы) 0+ Башлана – 10.00, 13.00 Чаллы театрында – “Кияү абый”, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди. Комедиянең сюжеты бик гади: Фердинанд белән Фәридә кызлары Флёраны кияүгә бирергә җыеналар. Тик берзаман кәләш әти-әниләрннән сигез яшькә олырак кияү яиртеп кайта! Ләкин белгәнегезчә, комедияләрдә начар финаллар булмый, барысы да яхшы бетәчәк. Башлана - 19:00 Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте 0+ В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай"("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Элмира Гәрәева инсценировкасында. Башлана - 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 23 декабрь (җомга) Г.Камал театрында – “Кәҗә белән сарык”, Илгиз Зәйниев. Режиссердар – Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминева. Мәңгелек әкиятләр искерми, еллар үткән саен алар яңача укыла. Камал театрының “Кәҗә, сарык һ.б.” спектаклендә дә нәкъ шулай ук. Әгәр хуҗалары Карт белән Карчык Кәҗә белән Сарыкны өйләреннән куып чыгаргач, алар Су анасын очратса ни булыр? Яки Шүрәлене? Ә Кызыклы шәкерт - Акбай белән дуслашсалар?... Энергияләре ташып торган яшь артистлар башкаруындагы җырлы, биюле, музыкаль әкият балаларны да, аларның әти-әниләрен дә битараф калдырмас. Спектакль заман баласының психологиясен исәпкә алып куелган. Аларга бер-бер артлы өзлексез барган вакыйгалар агышын кабул итү авыр бирелә. Шуңа күрә спектакль махсус фрагментларга бүленгән, ә геройлар, Кәҗә белән Сарык вакыйгасын сәхнә белән залның уртак уенына әверелдерер өчен, тамашачыларны да әкияттәге маҗараларда катнашырга өндиләр. Башлана – 11.00. Кече зал Г.Камал театрында – Татар театрына 110 ел, Юбилей кичәсе. Башлана – 19.00 Тинчурин театрында – “Бәйрәм белән, кызлар”, Шамил Фәрхетдин, Рәшит Заһидуллин. Тәртипле, бернинди начар гадәтләре дә булмаган Солтанга 8 март көнне кырык яшь тула. Шул уңайдан аңа эшендә санаторийга юллама бүләк итәләр. Бәйрәм шау-шуыннан, төртмәле котлаулардан, тормыш ыгы-зыгысыннан туйган ир исә кырык яшьлеген өйдә беръялгызы, тынычлыкта каршыларга хыяллана. Шуңа да ул үз урынына санаторийга хатынын җибәрә. Ниһаять, күптәнге хыяллар тормышка аша! Ул — ялгыз! Тик… татлы мизгелләр бик тиз чәлпәрәмә килә! Тыныч үтәргә тиешле көн тынгысызга әйләнә… Спектакль гади, көлкеле вакыйгалар аша җитди проблемалар хакында сөйли. Башлана – 18.30 М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Летучая мышь”. Премьера. Оперетта. Музыка Иоганн Штраус. Башлана – 18.00 С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында – “Карнавал төне”. Башлана – 18.30 Чаллы дәүләт театрында – “Кызлар, ишек ачыгыз!”, Наил Гаетбаев. Әлеге спектакль шаян студентлар һәм аларның мәңгелек проблемалары турында: семестрлар, сессияләр, зачетлар, имтиханнар, йокысыз төннәр, җыйнаулашып бәйрәм итүләр, бөтен җиргә кысылып йөри торган вахтерлар... һәм әлбәттә инде МӘХӘББӘТ турында. Башлана – 19.00 Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикә өчен бал” (Яңа ел тамашасы) 0+ Башлана – 10.00, 13.00 Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте 0+ В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай"("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Эльмира Гәрәева инсценировкасында. Башлана - 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 24 декабрь (шимбә) Г.Камал театрында – “Яңа татар пьесасы – 2016” конкурсының нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Афишада - “Банкрот”, Галиәсгар Камал. Моннан бер гасыр элек язылуына карамастан, Г.Камалның “Банкрот” сатирик комедиясе хәзерге заманның базар мөнәсәбәтләре чорында иң актуаль әсәрләрнең берсе булып кала. Бүген дә дөнья белән акча идарә итә бит. Сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаев тагын да күбрәк баю максаты белән бик катлаулы афера уйлап таба. Банктан зур суммада кредит алып, яшереп куя да, товар алырга дигән булып Мәскәүгә китә һәм поездда таланган, шуңа күрә акылдан шашкан булып кылана. Автор әсәрендә, байлыкка табынып, кешеләрнең намус һәм вөҗдан төшенчәләрен югалту мөмкинлеген, җәмгыятьтә икейөзлелек, ялган, сатлыкҗанлык кебек сыйфатларның тормыш законына әверелү куркынычын кисәтә. Башлана 18.00 Г.Камал театрында – “Кәҗә белән сарык”, Илгиз Зәйниев. Режиссердар – Илдус Габдрахманов, Сәлимә Әминева. Башлана – 11.00. Кече зал Тинчурин театрында – “Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Наталья Нестерова. Режиссеры, инсценировка һәм музыка авторы - Резеда Гарипова. Люция — чын хатын-кыз, шунлыктан ул төрле кызыклы хәлләргә юлыгып кына тора, бик еш кына ахыры ни белән бетәсен уйламый сөйли һәм ир-ат халкын начар белә. Шуннан башка аның бүтән хатын-кызлардан бер аермасы да юк. Әгәр дә егерме ел элек аңа кемдер сине алда төрле маҗаралар белән тулы тормыш көтә дигән булса — Люция андый күрәзә итүчегә көлеп кенә караган булыр иде! Хәер, “Ходайны көлдерәсең килсә…” диме әле халык… Башлана - 17.00 М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Летучая мышь”. Премьера. Оперетта. Иоганн Штраус музыкасы. Башлана – 18.00 Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте 0+ В.Сутеев әсәре буенча "Хат ташучы Кар бабай"("Снеговик почтовик") балалар өчен яңа ел әкияте - Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы, фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Элмира Гәрәева инсценировкасында. Башлана - 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 25 декабрь (якшәмбе) Г.Камал театрында – “Кечтүкле уен”, Илгиз Зәйниев. Режиссеры – Радик Бариев. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли. Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырлармы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрләрме? Алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтэзи жанрында чишелгән бу спектакль тамашачылар өчен чын могҗиза булыр. Башлана – 12.00 Г.Камал театрында – “Галиябану”, Мирхәйдәр Фәйзи. Режиссеры – Илгиз Зәйниев. Мирхәйдәр Фәйзинең әлеге пьесасын беренче мәртәбә 1917 елны Оренбургта "Ширкать" труппасы сәхнәләштерә. Драма “Сәгъдәтбану” дип атала, тик Оренбург режиссеры Вәли Мортазин-Иманский автордан әсәрне төзәтеп язуын сорый. Шулай итеп, пьеса яңартылган форматта “Галиябану” исеме белән Оренбург тамашачысына тәкъдим ителә. Спектакльнең уңышы хакында ишетеп, “Сәйяр” труппасының сәнгать җитәкчесе Габдулла Кариев та әлеге пьесага алынырга була. Башлана 18.00 сәгатьтә. К.Тинчурин театрында – “Әкият китабы”, Шамил Фәрхетдин. Режиссеры - Зөлфәт Закиров. Жанры - әкият. Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Гайрәт исемле шаян, шат күңелле һәм тапкыр бер егет. Ул Ханга хезмәт иткән. Ә Хан исә, башка ханнардан аермалы буларак, әкиятләрне үлеп яраткан. Әгәр ул көненә берәр яңа әкият укымаса, аның ашы-аш, суы-су түгел икән. Иң мөһиме шунда, ул һәр яңа әкияттә очраган бар нәрсәне дә хезмәтчесе Гайрәттән үзенә таптыра торган булган. Шулай итеп тапкыр егет, Хан кушуы буенча, теләсә-теләмәсә дә, тылсымлы кылыч, куркыныч җанвар Алпамшаны һәм диңгез патшабикәсе Гүзәл сылуны эзләп юлга чыга, төрле илләр гизә һәм күп маҗараларга юлыга… Әлеге мавыктыргыч әкият балаларга яхшылык, дуслык турында сөйли. Ул балалар белән беррәттән әти-әниләргә дә кызыклы булачак. Башлана – 12.00 К.Тинчурин театрында – “Гашыйклар тавы” Илдар Юзеев. Режиссеры – Резеда Гарипова. Илдар Юзеевның әлеге повесть- поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли… Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында мәхәббәтләрен ВӘГЪДӘ белән беркетәләр. Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны “Гашыйклар тавы” гафу итәрме?.. Башлана – 17.00 М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Летучая мышь”. Премьера. Оперетта. Музыка Иоганн Штраус. Башлана – 18.00 С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында – “Оле Лукойеның раштуа төшләре”, Г.Х.Андерсен әкияләре буенче. Башлана – 10.30, 13.30. Минзәлә театрында - "Хат ташучы Кар бабай". Балалар өчен яңа ел әкияте 0+ Р. Сәхәбетдинова инсценировкасы. Фойеда әйләнеп торучы чын чыршы янында "Миньоны" тамашасы - Э.Гәрәева инсценировкасында. Башлана - 10:00, 13:00, 15:00, 17:00 Г.Кариев театрында (“Әкият” балалар үзәгенең концертлар залында) – “Кар патшабикә өчен бал” (Яңа ел тамашасы) 0+ Башлана – 10.00, 13.00

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев