Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Лениногорск шәһәрендәге Никахлашу сараенда Яңа ел алды бал кичәсе үткәрелгән

Бу хакта "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегаләмова килгән кунакларны җылы каршы алды, яшь парларга гаилә юбилейларын билгеләп үтәр өчен исемле чакыру хатлары тапшырды. Элек-электән яшьләр төрле кичәләрдә үзләренең ярларын очратканнар, шуңа күрә дә кичәнең төп максаты ике йөрәкне очраштыру, дип бу кичәнең яңа матур гадәткә әверелүенә ышаныч баглады. Балны Лениногорск нефть идарәсе профсоюз комитеты оештырган иде. Җитәкчеләр исеменнән якынлашып килгән Яңа 2017 ел белән кунакларны “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин котлады. Лениногорск нефть идарәсе башлыгы урынбасары Рәис Галиуллин үзенең котлау сүзләрен яшьләргә юллап, аларга ихлас теләкләрен җиткерде. Шәһәрнең шушы күркәм залында кич буе матур шигырьләр, романслар яңгырады, барлык парлар да вальс әйләнде, ә чараны оештыручылар яшьләрне сокланып күзәтте, диелә хәбәрдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев