Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның күренекле иҗатчылары Ренат Харис һәм Резеда Әхиярова дәүләт бүләкләренә лаек булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шагыйрь, язучы Ренат Харис һәм композитор Резеда Әхияровага дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендәге Губернатор сараеның Камин залында узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин һәм башкалар катнашкан. Рөстәм Миңнеханов шагыйрь, язучы Ренат Хариска һәм композитор Резеда Әхияровага “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшырган. Резеда Әхиярова, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка эшчәнлекләренә бирелгән югары бәя һәм музыка сәнгатенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен ирештергән. “Сез безнең проектларга һәрвакыт бик игътибарлы, - дип мөрәҗәгать иткән ул ТР Президентына. – Бу “Шагыйрь мәхәббәте” операсы, “Алтын Урда” проекты, шулай ук безнең башка әсәрләр. Болар барысы да сезнең ярдәмегез белән башкарыла”. Резеда Әхиярова шулай ук Татарстан җитәкчелеге тарафыннан иҗади берлек һәм республика композиторларына карата һәрдаим игътибар булачагына ышанычын белдергән. Рөстәм Миңнеханов Ренат Хариска һәм Резеда Әхияровага алдагы эшчәнлекләрендә иҗади уңышлар теләгән. “Без сезнең хезмәтегезне, иҗатыгызны, гомумән, башкарган барлык эшегезне ихлас хөрмәтлибез. Сез безнең мәдәниятебезгә үсеш бирәсез, әсәрләрегезнең әһәмияте зур. Әлбәттә, без киләчәктә дә сезнең башлангыч эшләрегезне хуплаячакбыз”, - дигән республика башлыгы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев