Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Кукмара районында "Кайнанасы нинди - килене шундый" дип исемләнгән кичә уздырылган

Кукмара районы  Вахит авылы мәдәният йортында авылның уңган-булган, тырыш, иң матур килен-кайнаналары катнашында "Кайнанасы нинди - килене шундый" дип исемләнгән шоу-тамаша үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Әлеге кичәгә бер-берсен хөрмәт итеп, үзара тату, гөрләп яшәүче биш гаилә чакырылды. Тамашаны алып баручы, "Наза" фольклор ансамбле җитәкчесе, мәдәният йорты хезмәткәре Нәзилә Тимергалиева кичәнең катнашучылары турында тамашачыларга тулырак мәгълүмат җиткерде. Аннан сүзне өлкән буын кайнаналарга бирде. Алар үзләренең килен булып төшкән чакларын искә төшерде. Һәркемнең бу тормышта үз язмышы, һәр заманның килен төшерүдә үз йола-тәртибе. Тамашада катнашучы киленнәр килен булып төшү тарихын, кайнаналары турында бик җылы итеп сөйләде, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашты, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирде. Өйдә кем дә көч сынаша, сәхнәдә сынаша алу кирәк. Бу кичәдә киленнәр һәм кайнаналар арасында матур, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды, аларның осталыкларын тикшерделәр. Шоу-тамаша талантлы җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев