Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Конституция суды ачык ишекләр көне үткәрәчәк

7 декабьдә Татарстанның Конституция судында ачык ишекләр көне узачак. 10.00, 14.00 һәм 16.00 сәгатьтә таныштыру экскурсияләре узачак, суд вәкилләре лекцияләр үткәрәчәк, шулай ук судка мөрәҗәгать итү тәртибе буенча консультацияләр бирәчәк. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр итә.

Шәхси һәм коллектив заявкаларны Romanova.Galina@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Татарстанның Конституция суды Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт адресы буенча урнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев