Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның көнчыгыш районнарына галимнәр тарафыннан игътибар җитми

Бу хакта профессор Альберт Борһанов “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә Тарихи татар авылларын фәнни өйрәнүгә багышланган матбугат конференциясендә әйтте. Матбугат очрашуында профессор Альберт Борһанов һәм аның хезмәттәшләренең соңгы елларда нәшер ителгән китаплары тәкъдим ителде. Автор “Древности Восточного Закамья", “Культура исторических поселений Азнакаевского региона", "Человек и природа в Восточном Татарстане. Исчезнувшие и исторические села: изучение, сохранение и возрождение" басмалары хакында бәян итте.
“2009 елдан без Татарстанның көнчыгышында актив эшли башладык, – ди Альберт Борһанов. – Акрын булса да эшебезнең нәтиҗәләре күренә башлады. Татарстанның көнчыгыш районнарында, күбрәк республиканың көньяк-көнчыгышындагы 7-8 районда археологик, эпиграфик яктан өйрәнә һәм музейлардагы булган материалларны җыя башладык. Фәнни экспедиция нәтиҗәләре буенча конференцияләр дә оештырдык.Татар халкының тарихы – авылларда. ХVI гасырдан алып ХХ гасырга кадәр татар халкы авыл кешесе булып торды. Тел, милләтнең гореф-гадәтләрен авыл саклады. Күп авылларыбыз галимнәр тарафыннан тиешенчә өйрәнелмәгән. Тарихчы археологлар күбрәк Казан, Зөя, Болгар һәм башкаларга игътибар итә. Көнчыгыш районнарга игътибар җитми. Авыл тарихын өйрәнүче галимнәр, төбәкчеләр белән кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Бу очракта гына без зур эшләр башкара алабыз”.
Альберт Борһанов белдергәнчә, тарихны язганда, беренче археологик һәйкәлләргә , кабер ташларына, архитектура һәйкәлләренә һәм татарның борынгыдан килгән һөнәрчелегенә, авыл музейларына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук архив материаллары белән эшләүне дә җанландыру мөһим.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев