Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның көнбатышында һава шартлары бозыла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген төштән соң Татарстанның көнбатышында һава шартлары бозылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 12.00 сәгатьтән соң һәм кичке 8гә кадәр республиканың көнбатышында һәм Казанда яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татар-информ
Фото: архив/Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев