Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның кечкенә "принцессалары" Little Miss World халыкара фестивалендә җиңү яулады

Татарстанның ике яшь гүзәле мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге балалар Little Miss Worl - 2016 16нчы халыкара фестиваленнән һәм Golden Laurel талантлы балалар халыкара олимпиадасыннан җиңү белән кайттылар, дип хәбәр итә «Татарстанның кечкенә Принцессалары» балалар җәмәгать оешмасы президенты Наталья Киселева.

Ике проект та Грециянең Салоники шәһәрендә мэр патронажлыгында үткән. Фестивальдә дөньяның 20 иленнән балалар катнашкан.

Быел мәдәният һәм сәнгать Little Miss World 2016 фестиваленең темасы «Табигатькә мәрхәмәт» дип аталган. 9 яшьлек Ксения Малафеева һәм 10 яшьлек Саида Хәкимова фестивальдә үзләренең экологик проектларын һәм Татарстан милли традицияләренә багышланган презентацияләрен тәкъдим иткәннәр.

«Ксения Малафеева жюрига ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән бергә әзерләгән яр буйларын чистарту проектын, ә Саида Хәкимова якыннары, дуслары белән урманнарны чүптән чистартуда үзе тарафыннан эшләп кулланылган эко-пакетларны презентацияләде», – дип белдерде Наталья Киселева.

Нәтиҗәдә Ксения Салониковтан Little miss World 2016 фестиваленең Mini miss World титулын (Winner), шулай ук Golden Laurel талантлы балалар халыкара олимпиадасы көмеш медален иң яхшы эко-костюм өчен алып кайтты.

Саида принцесса титулына һәм Little miss World 2016 фестивале Best danser на, моннан тыш ул Golden Laurel талантлы балалар халыкара олимпиадасының алтын медаленә лаек булды.

Татарстанның ике катнашучысы өчен дә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге балалар Little Miss Worl - 2016 фестивале һәм талантлар олимпиадасы беренче халыкара конкурс булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев