Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанның кечкенә Принцессалары – 2017" республика фестивале старт алды

– Безнең фестиваль таҗлар, тасмалар, купшы күлмәкләр булуы белән генә матурлык конкурсларына охшаш. Ун ел дәвамында мин шушы сүзне сөйлим һәм бу фикерне тамырдан үзгәртер өчен ниндидер яңалыклар кертергә тырышам.
Әмма ун ел дәвамында безне «Мисс Татарстан» белән чагыштыралар, тик болар икесе ике төрле юнәлештәге проект, – дип белдерде «Татарстанның кечкенә Принцессалары» балалар җәмәгать оешмасы президенты Наталья Киселева журналистлар белән очрашу вакытында. «Татарстанның кечкенә Принцессалары – 2017» республика фестивале старт алды. Әлеге вакытта гаризалар кабул ителә. Наталья Киселева аңлатуынча, сайлап алу турында теләсә нинди сәләте булган (җыр, бию, рәсем ясау, тегү, чигү һ. б.) актив һәм үз-үзенә ышанган кызлар катнаша ала. Шулай ук балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәргә дә фес­тивальдә катнашу мөмкинлеге тудырыла. – «Татарстанның кечкенә Принцессалары» башка матурлык бәйгеләреннән принципиаль рәвештә аерылып тора. Без тышкы кыяфәткә карамыйбыз, ә бала турында тулаем фикер булдырабыз. Аны талант һәм яхшылык бәйгесе дип атасаң да була. Бәйге финалистлары алдына куелган төп бурыч – игелекле гамәлләр кылу. Фестивальдә алар хәйрия яки ниндидер социаль мөһим проектларны үзләре уйлап табып, шуны презентацияләп, тормышка ашырырга тиеш, – ди Наталья Киселева. Фестивальдә җиңеп чыккан кызлар Татарстанны «Little miss World» халыкара конкурста тәкъдим итәчәк. «Татарстанның кечкенә Принцессасы – 2013» титулына ия булган Эллина Зиновьева сүзләренчә, фестивальдә чыгыш ясаучы кызлар Татарстанда һәм Казанда уза торган һәртөрле хәйрия чараларында катнаша. Нәкъ менә шуңа күрә алар җиде яфракчык һәм җиде төстән гыйбарәт булган «Цветик-семицветик» дип аталган үзләренең проектларын бул­дырган. Ул бер ел эчендә сезонга икешәр зур чара үткәрүдән гыйбарәт. Җәй, көз, кыш һәм яз айларында төрледән-төрле, бер-берсенә охшамаган ак­ция­ләр, чаралар уздырыла. Шулай ук принцессалар «Аль­пари» хәйрия фонды үткәргән ярминкәләрдә дә актив катнаша. «Татарстанның кечкенә Принцессалары – 2017» фестиваленең сайлап алу турлары 13-14 май көннәрендә «Горький парк» сәүдә үзәгендә сәгать 15.00 дә башлана. Финал өлеше 4 июньдә «Корстон»да булачак. Конкурста 5-15 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Җиңүчеләр яшь буенча дүрт категория­дә сайланып алыначак. Фестивальдә сигез кешегә төп таҗ кигертеләчәк. Аларның дүртесе – көмеш, дүртесе  алтын белән йөгертелгән. Моңа кадәр кул эшләнмәләре ярминкәсеннән кергән акчалар мөмкинлекләре чикләнгән принцессаларга ярдәм итүгә тотылган булган. Башка еллардан аермалы буларак, быел фес­тивальнең финалына билетлар сатыла. Бәясе – ун сум. Әлеге һәм ярминкәдән кергән акчалар авыр тормыш шартларына эләккән бертуган сәләтле кызлар Камилә һәм Айгөл Нурдиноваларны дәвалауга тотылачак. Аларның гаиләсе күптән түгел генә юл һәлакәтенә юлыккан. Әтиләре вафат булган, әниләре авыр хәлдә хастаханәдә ята.
Зөһрә Садыйкова, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев