Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Карамалы авылында "Орчык бәйрәме" узды

Азнакай районы Карамалы авылында “Орчык бәйрәме” узды, дип яза районның “Маяк” газетасы. Азнакай районында “Себерке”, “Җиләк”, “Әбием сандыгы” кебек халкыбызның иң матур гореф-гадәтләрен яңарткан бәйрәмнәр оештырылып тора. Карамалы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тагын бер йолага нигез салып, “Орчык бәйрәме”н үткәрделәр. Каба янында йон эрләп, җылы оекбашлар бәйләп, һәркем үз һөнәрен күрсәтте бу көнне. Сүз остасы, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Инсапова һәм авыл китапханәчесе Налия Ибраһимова кичәне алып бардылар. Фәндия Шәфыйкова орчык көенә җыр сузды... Айсылу Ибраһимова үзбәк биюен башкарды. Аңа эчке бер дәрт белән Сара Зарипова кушылды. Сәлимә Газизова күңелле истәлекләр белән уртаклашса, Фәнүзә Рәфыйкова үз очындагы ак әбиләр турындагы язмасын укыды. Яшь йөрәкле Рәмзия Камалова шигырен тыңлагач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Роза Хәбибуллина, Тәхния Вәлиева, Фәния Хафизова, Бәхия Гомәрова табышмакларга җаваплар бирделәр, мәзәкләр сөйләделәр. Альбина Исламова каләм тибрәтә, ул юкка чыккан “Гани чишмәсе” турында тирән эчтәлекле шигырен укыды. Ә Альбина Хәлимова “Муса” мөнәҗәтен күңелләргә үткәрерлек итеп көйләде. Мәдәният йортының залы кул эшләре белән бизәлгән иде. Анда – паласлар, эскәтерләр, кулъяулыклар, кулдан ясалган чәчәкләр... Саклыйсы иде күңел бизәкләрен. Саклыйсы иде тумыштан килгән табигыйлыкны, киң күңеллелекне, бер-беребезгә хөрмәт хисләрен, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев