Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Кайбыч районында Г.Тукай исемендәге VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде

Кайбыч районының күңелендә шигырь уты янган мәктәп укучылары районның мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җыелды. Монда район мәгариф бүлеге тарафыннан Габдулла Тукай исемендәге VII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы. Ел саен уздырылучы бәйгенең быелгысы татар театрының 100 еллыгына багышлана. Аның исеме булып Тукайның мәгълүм шигъри юллары тора: «Театр яктылыкка, нурга илтә!». Милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыруга юнәлдерелгән бәйгедә районның 14 мәктәбеннән 36 укучы катнашты. Алар, өч төрле яшь төркеменә бүленеп, татар һәм рус телләрендә театрга, актерларга, драматургларга багышланган шигырь-истәлекләр белән чыгыш ясады. Үз телләрендә башкару мөмкинлеге тудырылса да, һәр елдагыча, рус милләтеннән булган балаларның күпчелеге татарча сөйләде. Ябалакта яшәп, Бәрлебашы мәктәбендә белем алучы Андрей Писарев та әнә шундыйлар рәтендә. Хәсән Туфанның “Хәерле көн” шигырен Андрейга укытучысы Исламия Мусина өйрәткән, телефонга яздырып, аны өйдә кабатлаганнар. Укучы һәр сүзне чиста, аһәңле итеп әйтте, аның башка милләттән булуы сизелмәде дә. – Улымның уңышына мин бик шатланам. Без ике дәүләт теле булган Татарстан Республикасында яшибез. Шуңа күрә балаларым татар телен белергә, аны өйрәнергә тиеш дип саныйм, – диде Андрейның әнисе Анна. Федоровское мәктәбеннән килгән Адилә Миңнуллина белән Эльвира Хәмидуллина башкалардан сәнгатьле чыгыш ясаулары белән аерылып торды. Адилә Хади Такташның “Карт артист” әсәрен сөйләгәндә, күзгә яшьләр килде хәтта. – Мин театрны һәм татар әдәбиятын бик яратам. Шуңа да бу бәйгедә бик теләп, җиңәсем килеп катнаштым һәм моңа ирештем дә. Уңышымда укытучым Рамилә Тимергалиеваның да өлеше зур, – диде җиңүче кыз. Жюри рәисе, “Бер дәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина да бәйгегә йомгак ясаганда Адилә Миңнуллинаның сөйләмен башкаларга үрнәк итеп куйды, яшь шигырь сөючеләргә киңәшләрен дә бирде. Ул барлык укучыларның да зур әзерлек белән килүен, призлы урыннарны билгеләү җиңел булмавын әйтте. Нәтиҗәдә, 1-4 класс укучылары арасында беренче урынны Иске Тәрбит мәктәбеннән Юлия Полякова яулады, икенче урынга Мөрәле мәктәбеннән Миләүшә Гобәева һәм Иске Чәчкабтан Назилә Гыйрфанова, өченче урынга Борындыктан Илүзә Хуҗина һәм Олы Урсактан Ландыш Зиннәтуллина лаек булды. 5-8 класслар арасында беренче урынны Федоровское мәктәбе укучысы Адилә Миңнуллина яулады, икенче урынга Бәрлебашы мәктәбе укучысы Андрей Писарев һәм Иске Чәчкабтан Илгизә Хөсәенова лаек булды, өченче урын Олы Подберезье мәктәбеннән Радмира Николаевага бирелде. 9-11 класслар арасында беренче урынга Федоровское мәктәбеннән Эльвира Хәмидуллина, икенчегә - Олы Подберезье мәктәбеннән Марина Ржанцова һәм Борындыктан Айзилә Абдрахманова, өченче урынга Олы Урсактан Гөлшат Җиһаншина лаек булды. Призлы урын яулаган укучылар мәгариф бүлегенең дипломнары белән бүләкләнде, катнашучыларга сертификат тапшырдылар. Беренче урынны яулаучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика турында яклаячак, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев