Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Кайбыч районында Әниләр көне уңаеннан юбиляр парларны хөрмәтләделәр

Татарстанның Кайбыч районында, күркәм традиция буенча, Әниләр көне уңаеннан юбиляр парларны район үзәгендәге кафега чакырып хөрмәтләделәр.

Тантанага 60, 55, 50 ел бергә парлы гомер кичкән 24 пар чакырылган иде, 17се катнашты. Аларны котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Россия  Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килгән иде.

Алып баручылар  –  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина белән халыкка мәдәни-ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Кошманнан Сахара һәм Мансур Шәрәфиевлар менә инде 60 ел парлы гомер кичерә. Шәрәфиевларның бәхет рецепты — мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңә ышану һәм юл куя белү. Байморзадан Әминә һәм Мөхәммәтзаһит Кәлимуллиннар да быелның июлендә бриллиант туйларын бәйрәм иткәннәр. Федоровскоедан Галина һәм Сергей Романовларның, Борындыктан Гөлсинә һәм Фирдәвес Гайнетдиновларның, Чүтидән Минхәят һәм Минхәлим Хәйретдиновларның да гаилә коруларына 55 ел тулган. Яңа Пәтрәкидән Нина һәм Николай Бабановлар, Олы Урсактан Маһинур һәм Сәлимулла Биктимеровлар, Хуҗа Хәсәннән Валентина һәм Анатолий Лукиннар да быел ике “биш”ле билгесе куелган гаилә юбилейларын бәйрәм итә. Олы Кайбычтан ветеран-укытучылар Надеж­да һәм Григорий Федоровлар да никахларын моннан илле биш ел элек теркәгән. Туй күлмәген Надежда Степановна үзе теккән булган. Турминскийдан Галина һәм Семен Сигаевларның да җәй көне зөбәрҗәт туйлары булган.

– Зөбәрҗәт ул – кыйммәтле, матур таш, безнең парлы тормышыбыз да әнә шул ташка тиң, – диде Галина ханым.

Алга таба иңне-иңгә куеп, бергә 50 ел гомер итү­челәрне сәламләделәр. Һәр гаиләнең тормыш йомгагы әкрен генә сүтелде, матур мизгелләр  презентациядәге фотоларда чагылды. Бүген инде тирәләрендә онык-­оныкчыклары бөтерелгән  өлкәннәрнең дә кайчандыр гүзәл яшьлеге булган. Хәтерләрендә әнә шул елларны яңартып, абый-апалар бер-бер артлы җыр сузды. Фотолардагы япь-яшь егет һәм кызлар инде олыгаеп, чәчләренә көмеш кунса да, аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте бер генә дә үзгәрмәгән. Киресенчә, еллар үтү белән, хисләре ныгыган гына.

– Бүген безне шундый матур залга җыеп хөрмәтләп, картлык көннәребездә яшьлек елларыбызны искә төшергәннәре өчен җитәкчеләребезгә зур рәхмәт! – диде ветеран-укытучы Сахара апа Шәрәфиева.

Депутат Илдар Гыйльметдинов та даими рәвештә гаилә юбилярларын җыеп хөрмәтләүнең мактауга лаек күренеш булуын ассызыклады.

– Сезне балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз кадер-хөрмәттә яшәтсен, яныгызга ешрак кайтсыннар! – диде ул, өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.

Очрашу ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләк тапшырды, истәлеккә фотога да төштеләр.

– Сез барыгыз да сугыш чоры балалары, безнең бүгенге тыныч матур тормышта яшәвебездә сезнең өлешегез зур. Барыгызга да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм! Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Хәлегездән килгәнчә, саулыгыгыз рөхсәт иткән кадәр балаларыгызга ярдәм итеп, нинди дә булса эш белән мәшгуль булып, исәнлектә һәм саулыкта яшәргә язсын, – диде район башлыгы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев