Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Кайбыч район үзәгендә балаларга дини дәресләр үткәреләчәк

Татарстанның Кайбыч район үзәгендә Яңа ел каникуллары вакытында балаларга дини дәресләр үткәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Олы Кайбыч авылы мәчетендә кышкы каникуллар вакытында укучы балалар өчен, Коръәни Кәрим сүрәләрен өйрәнү буенча бер атналык дини курслар оештырыла. Беренче дәрес 2 гыйнвар көнне 13:00 сәгатьтә була. Дәресләрне Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте алып барачак. Дәресләр вакытында балалар өчен төрле уеннар, викториналар һәм мавыктыргыч чаралар да уздырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев