Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның ике театры "Алтын битлек" милли театраль премиясе кысаларында Мәскәүдә үз спектакльләрен күрсәтәчәк

Апрель аенда Татарстанның ике театры – Казан Яшь тамашачы театры һәм Чаллы курчак театры «Алтын битлек» милли театраль премиясе кысаларында Мәскәүдә үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә театр җитәкчеләре үзләре хәбәр итте. Билгеле булганча, быел республиканың ике спектакле – Чаллы курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган “Сак-сок” спектакле һәм Казан Яшь тамашачы театрында режиссер Туфан Имаметдинов куйган (“Тирәннән…” (рәссам Винсент Ван Гог) спектакле - «Алтын битлек» милли театраль премиясе номинанты. Болар икесе дә театр җәмәгатьчелеге тарафыннан бәхәсле кабул ителгән эшләр. Казан спектакле “Алтын битлек” премиясенә дәгъва итә “Казанда “Һөнәр” фестиваленнән соң бу спектакльне күрсәткәнебез юк әле. Чөнки Чыршы бәйрәмнәре чоры булды бит. Бу айда Чаллыда күрсәтергә исәп бар. Афишаларны карап барыгыз”, - диде Чаллы курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова. Мәскәүдә спектакль 12 апрельдә күрсәтеләчәк. Ул Мәскәү курчак театры сәхнәсендә уйналачак. Башлана – 19.00. “Сак-сок” спектакленең аудиториясен эзлибез – Зөһрә Митрофанова Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева Мәскәүнең Яшь тамашачы театры сәхнәсендә 14 апрельдә чыгыш ясаячакларын, ә җиңүчеләрнең 19 апрельдә тантаналы шартларда җиңүчеләр игълан ителәчәген әйтте. Искәртеп үтәбез, Казан дәүләт яшь тамашачы театры – беренчеләрдән булып “Алтын битлек” алган Россия театрларының берсе. Казан ТЮЗының Борис Цейтлинның “Буря” спектакле (Шекспир пьесасы) буенча “Елның иң яхшы спектакле” номинациясендә “Алтын битлек” алуына 20 ел тулды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев