Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның ике оборона заводы РФ Министрлар Кабинетыннан дәүләт гарантиясе ала

2016 елга федераль бюджетта 209 млрд сумлык дәүләт гарантияләре каралган. Россия Хөкүмәте шул акчаларның 93,6 млрд сумын оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә бүлеп биргән. Әлеге чара 2011-2020 елларга кораллану программасын тормышка ашыруны күздә тота. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайтында әйтелгән. Дәүләт гарантияләрен алучылар исемлегендә Горький исемендәге Яшел Үзән заводы һәм Казан оптика-механика заводы бар. Казан оптика-механика заводы 1 млрд сумлык ике дәүләт заказын үтәячәк. Ә Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, документ нигезендә, оборона-сәнәгать заказларын үтәү өчен 11 млрд сум акча алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев