Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китап дөнья күрәчәк

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, озак еллар К.Тинчурин исемендәге театрның алыштыргысыз актеры Наил Шәйхетдиновка багышланган хатирәләр китабы тиздән дөнья күрәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агетлыгы хәбәрчесенә Наил Шәйхетдиновның хатыны, К.Тинчурин театры хезмәткәре Миңлегөл Шәйхетдинова хәбәр итте.
“Узган ел Наилгә 75 яшь тулырга тиеш иде. Юбилеенә китапны өлгертә алмадык, рәхимсез әҗәл алып китте бит, – ди Миңлегөл Шәйхетдинова. – Юбилеен да, китапны да күрми калды. Менә быел җиң сызганып туганнарның, дусларының хатирәләрен туплаган, Наилнең фәлсәфи уйлары белән баетылган китап әзерләдек. Аллага шөкер типографиягә дә тапшырдык. Финанс ягыннан якташларыбыз зур ярдәм күрсәтте. Истәлекләр китабы алар ярдәме белән чыгачак. Әле кичә генә Наил каберенә таш куйдылар. Кызым, оныгым белән зиратка барып, догалар кылып кайттык. Сентябрь аенда театр коллективы тантаналы рәвештә таш ачу чарасы үткәрергә әзерләнә”.
Китапны басмага журналист Илдар Кыямов туплый. “Мин сәхнәдә рухани” (әлегә китапның беренчел исеме шулай атала) китабында замандашларының, туганнарының, коллегаларының хатирәләре, төрле елларда матбугатта бастырылган әңгәмәләр һәм тарихи фотолар урын алачак. Наил абый башкарган күп санлы рольләрдән гыйбарәт репертуар һәм Шәйхетдиновларның нәсел шәҗәрәсе дә урнаштырыла. Кызы – Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова иҗатына да урын бирелә. Китап киң җәмәгатьчелеккә быел октябрь аенда тәкъдим ителәчәк.
Белешмә өчен: Наил Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлаган. Республика татар күчмә театрына эшкә чакырыла. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында 50 ел эшләү дәверендә 200дән артык төрле пландагы рольләр башкара. Дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда уйный. Артист башкарган рольләрдә һәрвакыт актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ятты. Аның иҗатында һәрчак нәфислек, образларны нечкә тоемлау зур урын алды. Ул һәрвакыт үз геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды. Наил Шәйхетдинов 2016 елның гыйнварында арабыздан китте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев