Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл куелды

Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл куелды. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов хәбәр итте.
- Һәйкәлнең проект һәм идея авторы - үзем. Бу эшне башка кешегә тапшырмадым, чөнки мин үзем дә белемем буенча төзүче. Һәйкәлне Вәсиләнең истәлегенә багышлап үткәрелгән хәйрия концертларыннан җыелган акчага ясаттым. Тантаналы чарада бик күп кеше, шул исәптән Вәсиләнең иҗатташ дуслары да катнашыр дип көтелә. Алар арасында Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева, Алмаз Шәрифуллин, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башкалар бар, - дип сөйләде безгә Илгиз Габдерәкыйпов. Вәсилә Фәттахованың кабере Уфа шәһәренең Көньяк зиратындагы Дан аллеясендә урнашкан.
   
Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев