Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов "Хыял…" дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итә

2017 елның 17 нче мартында «Космос» концерт залында Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов «Хыял…» дип аталган яңа концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. Программада шулай ук республика һәм бөтенроссия конкурслар лауреаты Зилия Бахтиева и Радмир Исмәгыйлев катнаша. Тамашачыларны куңелле концерт программасы көтә. Безнең һәрберебез ниндидер хыял белән яши, шул хыялны тормышка ашырасы килә, һәрберебез аның чынга ашасына өметләнә. Айдар исә үз тыңлаучысына бергәләп хыялланырга тәкъдим итә. Концерт 19 сәгатьтә башлана. Айдар Галимов репертуарына татар, башкорт, рус, инглиз, үзбәк телләрендә 400дән артык җыр тупланган. Шуларның дистәләгәне татар һәм башкорт эстрада музыкасының алтын фондына кергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев