Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

24 ноябрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Биредә конкурсның иң яхшы эшләреннән фотокүргәзмә дә оештырыла.

Фотоконкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды. Әлеге проект инде өч ел дәвамында “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында оештырыла һәм милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелә. Конкурсның төп максаты – татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру.

Гореф-гадәтләр һәм йолалар; халыкның гамәли сәнгате; портрет – әлеге конкурсның номинацияләре шундый иде. Конкурста профессионаллар белән бергә үзешчән фотографлар да катнашты.

2016 елда фотоконкурста 42 кеше катнашкан. Оештыру комитетына Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән (Мәскәү, Киров, Пенза, Төмән, Волгоград өлкәләре, Красноярск, Пермь крайлары, Татарстан, Бурятия, Кырым Республикалары) һәм Казахстаннан барлыгы 308 эш кабул итеп алынган.

"Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсы беренче тапкыр 2014 елда уздырылды. Аларда иң яхшы дип табылган эшләр Чехия, Венгрия һәм Монголиядә күрсәтелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев