Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсына нәтиҗә ясалды

Кичә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында җиңеп чыккан фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмә ачылу тантанасында конкурста җиңеп чыгучы профессионал һәм үзешчән фотографлар да бүләкләнде.

Конкурсның төп максаты – татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең әһәмиятен һәм өлешен арттыру. Ул милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга юнәлтелгән. Фотоконкурс гореф-гадәтләр һәм йолалар; халыкның гамәли сәнгате; портрет номинацияләре буенча үткәрелде.

Максим Богодвид (Казан)

Фотоконкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы гамәлгә куйды. "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында җиңеп чыккан фоторәсемнәрдән фотоальбом чыгару буенча эш башланды”, – ди фотоконкурсның жюри әгъзасы, ветеран-журналист Рәйсә Сафиуллина.

Фәрит Зыятдинов (Казан)

2016 елда фотоконкурста 42 кеше катнашкан. Оештыру комитетына Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән (Мәскәү, Киров, Пенза, Төмән, Волгоград өлкәләре, Красноярск, Пермь крайлары, Татарстан, Бурятия, Кырым Республикалары) һәм Казахстаннан барлыгы 308 эш кабул итеп алынган.

Григорий Тамбулов (Мәскәү)

“Быелгы конкурста 42 фотограф катнашуы бик аз. Хәзер бит техник мөмкинлекләр бар, фоторәсем белән кызыксынучы милләттәшләребез күп. Конкурсның географиясен киңәйтәсебез бар әле. Күргәнсездер, конкурс җиңүчеләре, нигездә, – Казан фотографлары. Әлеге конкурста бай фотоматериал туплый алдык”, – диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

Григорий Тамбулов (Мәскәү)

Билгеле булганча, әлеге проект инде өч ел дәвамында “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә иде. Алга таба нәрсә булачак? “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасын тагын алдагы өч елга озайтырга карар итте. Хәзерге вакытта программаны килештерү эшләре белән йөрибез. Программа кысаларында фотоконкурсыбыз да дәвам итәчәк, – дип аңлатты Гүзәл Шәрипова.

Григорий Тамбулов (Мәскәү)

"Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсы беренче тапкыр 2014 елда уздырылды. Аларда иң яхшы дип табылган эшләр Чехия, Венгрия һәм Монголиядә күрсәтелде.

 Валерий Бычков (Төмән)

"Портрет" номинациясендә беренче урынга Казан фотографы Максим Богодвид "Гармонист" эше белән лаек булган. Мәскәү рәссамы Григорий Тамбулов "Экскурсовод Регина" һәм "Киек авылы өлкәннәре" эшләре белән икенче урынга чыккан. Ә өченче урында – “Симетбаш саклаучылары” сериясе белән Андрей Титов.

Андрей Титов (Казан)

"Традицияләр һәм йолалар" номинациясендә "Менә бу – Сабан туе!" эшләре сериясе белән Казанда яшәүче Фәрит Зыятдинов беренче, ә икенче урынга Алексей Насыйров "Сабан туе" һәм "Ифтар" цикллары белән чыккан. Өченче урын – Мәскәүдән Григорий Тамбуловта.

Әсгать Габдуллин (Казан)

"Халык гамәли сәнгате" номинациясе осталары арасыннан жюри беренче урынны билгели алмаган. Икенче урында – "Оста чигүче Рушания апа" эше белән Казан фотографы Әсгать Габдуллин. Өченче урында – Волгоградтан фоторәссам Ринат Рәхмәтуллин.

Алексей Насыров (Казан)

Махсус призларга Казаннан Әлфия Бикмөхәммәтова, Шамил Галиев, Гүзәл Җамалиева, Юлия Калинина, Валерия Йосыпова, Илнар Төхбәтов һәм шулай ук Азнакайдан Рамил Фәттахов лаек булды.

Илнар Төхбәтов – “Татар-информ” хезмәткәре. Ул фотоконкурска “Чиксез ифтар” фоторәсеме белән катнашкан иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев