Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинны искә алып...

22 май көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында (Казан, Мөштәри урамы, 14нче йорт) Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә шигъри-музыкаль җыен була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Г. Тукай исемендәге филармониянең матбугат үзәге җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова хәбәр итә. Туфан Миңнуллин арабыздан 2012 елның 2 маенда китте. Дөнья яшәргән, чәчәккә күмелгән бу ай – аның иң яраткан вакыты иде, ди Туфан аганың якыннары. «Узган елның 12 маенда Туфан ага Миңнуллин сүзләренә язылган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә яңгыраган җырлардан, драматург турында истәлекләрдән төзелгән кичә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында булып узган иде. Ул Татарстан театр әһелләре Берлеге ярдәме белән, татар театрлары артистлары һәм Татар филармониясенең  «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы катнашында оештырылды, ди Земфира Гыйльметдинова. - Шул кичәдә драматург истәлегенә мондый очрашуларны ул бакыйлыкка күчкән май аенда ел да уздыру фикере туды». Быелгы җыен, Туфан аганың исән чагында яшь иҗатчыларга игътибарлы булуын искә алып, яшь шагыйрьләр һәм җырчылар катнашында узачак. Шагыйрьләрнең чыгышлары Туфан аганың бер робагые, канатлы сүзе, драма әсәреннән репликасы белән башлана. Җырчылар Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар башкаралар. Кичәдә шагыйрьләр – Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Әхмәдиев, Рәдиф Кашапов, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Эльвира Рафыйкова; җырчылар – Азат Абитов, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Максуд Юлдашев, Айсылу Габдинова, Эльвира Гыйматдинова, Альбина Кинжалиева, Регина Павлова, Ильнар Гомәрев, Илсур Сабитов, Айгөл Бадаева, музыкант Әлфис Галиуллин катнашалар. Махсус кунаклар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов,  шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары Ркаил Зәйдулла һәм Газинур Морат. Җыен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институты Музыка сәнгате факультетының соло җырлаучылар әзерләүче Кафедрасы, «Иске Татар бистәсен  һәм Кабан күлен Яңарту»  фонды ярдәмендә уза, ди проектны оештыручылар.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев